Андый җырлар бар. Мин күптән түгел хатыныма әйтәм: "Мин Голоска барып, җырларга чыгам әле". Ул миңа әйтә: "Син нәрсә, акылдан яздыңмы? 70 яшьтә!" Мин әйтәм, әрмән музыканты Эдуард Давидян чыкты бит 61 яшьтә. Шунда чыксам, мин чит ил җырларын җырламас идем, чатнатып, башкортчамы, татарчамы җырлар идем. Ләкин ул хыял гына булып калачак, чөнки үз урыныңны белергә кирәк, хәзер безнең вакытлар үтә бара, яшьләр чыксын. Мин шул фикердә торам - Пелагея конкурста жюрида утырганда (ә аның фамилиясе Ханова, ул татар җырчысы, себер татары), татар җырчыларын үткәрә иде. Хәзер ул анда утырмагач, татар җырчыларын үткәрергә кеше булмагач, алар юк.
Григорий Лепс үткәрсә генә инде, аның аранжировщигы Башкортстаннан Рамил Дәүләтбаев. Саксофонист, бик көчле музыкант. Аның бер җыры бар - галәм хиты булырлык "Сөюләрдән ятим итмә". Ютьюбтан эзләп карап, тыңлагыз әле менә, аны берничә кеше башкара. Искиткеч, тетрәндергеч җыр! Менә шул җыр белән "Голос"та чыгарга була иде.
- Ә нигә чыкмыйбыз алайса?
Кругозор җитми. Ул бик киң булырга тиеш. Кемнәрдер татарлыкта гына йөзә, русча җырламый, алман телен, инглиз телен, җырчыларын белми, алар аңа кирәкми. Зур территорияле җырчы булыр өчен синең акылың да шундый булырга тиеш. Әйтик, син Казан филармониясеннән чыгып, авылларда татарча гына җырлап йөрисең икән, дөньяга чыгып булмый. Аны татар, башкорт кына аңлый бит, аны хәтта кырым татарлары да аңламый. Киң кругозор кирәк.
Әмма шунысы да куркыныч: кругозор зурая бара - татар руска әйләнә. Финляндиягә барса, ул финга әйләнә. Мәсәлән, Бисер Киров бар иде, болгар җырчысы, ул бөтен Европа телләрендә җырлады, аны бөтен халык белде. Аны бөтен планета белә иде. Кайда безнең шундый татар җырчысы? Андый әлегә юк. Менә ул тугач, татар җырчысы да дөньяга чыга алачак.
- Сез татар җырының татар телен, мәдәниятен саклап кала алу мөмкинлеген ничек бәялисез? Без яшьләр руслаша, халык руслаша дибез бит инде, Чит регионнарда халык телен югалтып бара, үзен татар дип саный, татар концертларына йөри. Татар җыры, эстрада телне саклый аламы?
Татар шундый зур милләткә әйләнде, ул бетмәчәк. Зур милләттә кечерәк милләт югала. Әйтик, безнең зур диаспора Финляндиядә. Аларның оныклары татар түгел. Алар татар теле туган булган финнар хәзер, чөнки алар аз анда. Ә монда зур милләт, татар милләте, ул югалмаячак. Чөнки ул үзе русларга тәэсир итә. Көйләре белән, иҗат әһелләре белән. Мин уйлыйм, 100 елдан соң татар тагын да күбрәк булачак. Ләкин аларны, кызганычка каршы, зур түрәгә чыгармаячаклар.
Мәскәүгә татар үзәгенә килегез менә, анда урыслашкан Мәскәү татарлары татар теле түгәрәкләренә йөриләр, татар җырларын җырлыйлар. Мәскәү җырчысы Роза Хәбибуллина хәзер дәүләт дәрәҗәсендәге татар мәктәбен ачты, 1186нчы мәктәп. Ул аның директоры. Аннан тәрбияләнеп күпме татар чыгачак.
Моңа социаль яктан карарга кирәк. Мин Австралиядә университетта укыганда, әйтик, утырабыз кафеда, килә официант. Ул турыдан-туры сөйләшә һәм сүгенә. Сүгенә! Ул түбән катламнан. Урта катлам бар, зуррак акча алган кеше - ул инде сүгенми. Тагын да зуррак бар - галимнәр, язучылар, түрәләр.
Безнең халыкта да шулай - төрле катламнар бар. Аскы катламга начар җыр кирәк, сүгенә торган. Булсын! Аңа ничек ял итәргә? Ләкин без аларны тартырга тиешбез өскә, әйдә, операга кер, кара, нинди зур, югары музыка бар, дип. Ул барыбер балаларын булса да шунда йөртергә тиеш һәм йөртәчәк.
Төрле җырлар яшәүгә лаек. Без аңламаган җырлар да, без аңлаган җырлар да. Скрипкада, фортепианода уйнаган җырларны гади кеше мәңге ишетмәгән, аңа кирәкми дә ул.
- Соңгы арада яңа жанрлар чыкты һәм алар татарга да керде - рэп, айрнби. Сезнең бу жанрларга мөнәсәбәтегез ничек? Алар татар җырларында булырга тиешме?
70нче елларда минем рэп, рок жанрында берничә җырым бар иде. "Язгы фәлсәфә", "Кыш килде". Һәм мине "придурок" дип йөртәләр иде.
Әлеге рэп ул негрлардан алынган. Ул негр культурасы. Ул аларның протесты, алар күп сөйлиләр, русча ул "словесный понос" дигәнне аңлата. Шул "словесный понос"ның мастерлары бар.
Ә минем чиста рэп иде. "Каберләргә безне кем салыр?" һәм шуның ише сүзләр бар иде анда. Ул юк иде, хәтта табигатьтә юк иде. Русларда да юк иде ул вакытта.
- Ә иң татарча җыр жанры нинди?
Инструменталь жанр, әйтик, тальян, баян, гармун. Һәм аккомпанмент белән, әйтик, авыл көе һәм шәһәр көйләре. Алар аерым тора. Чөнки шәһәрдә пентатоникадан тайпылышлар бар. Әйтик, минорга. Ә авыл жанрында тайпылышлар юк, кытайларныкы кебек чиста пентатоника ул. Сүз уңаеннан, аның пентатоникасы Норвегиядә, Американың берничә штатында бар. Азиядә генә түгел ул.
- Пентатоника уйнаган халыклар дөнья дәрәҗәсенә күтәрелә аламы? Без бит дөньяга танылган бер генә Кытай җырын да, үз телендә җырлап, танылган Кытай җычысын да белмибез. Ул шуның белән бәйле түгелме?
Юк, ул пентатоникага бәйләнмәгән. Сиднейда университетта укыганда безнең төркемдә кытайлар да бар иде. Алар ничектер һаман аерым йөриләр иде, алар интровертлар, үзләренә йомылган. Алар американнарга, русларга аларның көйләре кирәкми дип уйлыйлар. Ә анда бик матур көйләр бар. Аларның халык инструментлары бар, шундый матур яңгырый. Сәбәбе шул - алар интровертлар, киңлеккә чыгарга теләмиләр.
Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (9 март 1947) - Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. популяр җырлар авторы.
Нет комментариев