Мәдәният
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаевага күз тигән
Гөлназ белән Радик соңгы арада татар эстрадасының тамашачы тарафыннан иң яратып "тикшерелә" торган җырчылары. "Тиздән өйләнәләр", - дип тә язды массакүләм матбугат чаралары, әмма шул ук вакытта Гөлназны Ришат Төхвәтуллинга да "кияүгә" бирделәр. Кыскасы, әлеге җырчылар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шуңа да, күз тиепме, бүген алар икесе дә дәвалану курсын үтеп...
10 май көнне иртән Радикны йөрәк авыртуы борчуга сала. Якыннары шундук ашыгыч ярдәмне чакыра. Җырчыны дәваханәгә алып китәләр һәм шундук ЭКГ ясап, диагноз куялар. Бүгенге көндә җырчы дәвалана һәм Башкортстанның берничә районында концертларын җәйгә күчерергә мәҗбүр булган. Радик тамашачылары белән һәрвакыт бәйләнештә һәм үзенең хәлләрен "Инстаграм" аша һәрдаими хәбәр итеп тора. "Дуслар, бар да әйбәт. Тагы бер-ике көн генә дәваланам да", - дип язган соңгы постларының берсендә.
http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2016-09-27-10-27-59/item/21957-radik-yulyakshin-belәn-gөlnaz-asaevaga-kүz-tigәn.html
фото интернет чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев