Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Һәр эштә дә актив ул

Мәдәният эшчәннәренең көндәлек хезмәтләре әлләни күзгә ташланып тормый. Бәлки әнә шуңададыр, күп кенә яшьләребез эшләре бик җиңел дип уйлап һөнәр сайлаганда ялгышып куялар. Уку йортын тәмамлап эшли башлагач кына ялгышлыкларын тоеп икенче юлга кереп китәләр. Ә менә Юлсубино авылы китапханәчесе Нәзирә Миннеханова кечкенәдән мәдәният хезмәткәре булырга хыялланып үсә. Мәктәптә укыганда...

Мәдәният эшчәннәренең көндәлек хезмәтләре әлләни күзгә ташланып тормый. Бәлки әнә шуңададыр, күп кенә яшьләребез эшләре бик җиңел дип уйлап һөнәр сайлаганда ялгышып куялар. Уку йортын тәмамлап эшли башлагач кына ялгышлыкларын тоеп икенче юлга кереп китәләр. Ә менә Юлсубино авылы китапханәчесе Нәзирә Миннеханова кечкенәдән мәдәният хезмәткәре булырга хыялланып үсә. Мәктәптә укыганда аның җәмәгать эшләрендә актив катнашуын күреп укытучылары да мәдәни уку йортына укырга керергә киңәш бирәләр. Аннары бик кечкенәдән Әминә апасының китапханәче, шуннан соң Мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаруын күреп, ул да турыдан-туры мәдәният хезмәткәре булырга тели. Алабугадагы уку йортына юл тота. Укытучы галимнәребез тикмәгә генә балалар бик сәләтле, аны бары тик үзвакытында тоярга, юнәлеш бирергә, белем дәрәҗәсен арттыру чарасын күрергә кирәк, димиләр бит. Нәзирә дә мәктәп елларыннан ук үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашып сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә остарып китә. Аннары мәктәптә спектакль, концерт, тамашаларда да ул иң актив катнашучыларның берсе булып таныла. Мөгаен, мәдәнияткә тартылу әтисе Шәмсиәхмәт абзый белән әнисе Шәмсия ападан күчкәндер. Алар да яшьлек чорларында һәрчак үзәктә булганнар. Авыл уеннарында, кичәләрдә актив катнашканнар. Шулай булмаса, балалары да кечкенәдән мәдәният эшенә тартылыр идемени?! Ә инде уку йортын тәмамлап кайткач Нәзирә турыдан-туры авыл китапханәсендә эшли башлый. Чыннан да читтән караганда гына бик җиңел төсле тоела бу хезмәт. Укучыга үзе теләгән әсәрне сайлап бирү өчен дә күп белергә, һәрбер китап белән таныш булырга кирәк бит. Әле моннан тыш та аның эшен әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Әнә авыл җирлеге җитәкчеләре дә аны еш кына төрле кичә, очрашулар үткәрешергә, авыл җирлегендәге сәяси чараларны оештырырга чакыралар. Бөтенрәсәй халык санын алу, сайлаулар, халык җыеннары, календарьдагы олы бәйрәмнәрнең берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Боларның барысы өчен ул әле оста итеп сценария төзү осталыгы белән дә аерылып тора. Нәзирә бигрәк тә мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Бергәләшеп фән эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр һәм районыбызның күренекле шәхесләренә багышлап кызыклы һәм эчтәлекле кичәләр үткәрәләр. Районыбыз китапханәчеләре арасында да беренчеләрдән булып авылда китап сөючеләр клубы оештырып җибәрүче дә әле ул. Бу хакта һәм көндәлек эшчәнлеге турында хезмәттәше, үзәк китапханәләр системасының методик бүлек мөдире Галина Гнидинадан да күп мактау сүзләре ишетергә туры килде.
-Районда ул иҗади эшләве белән мактала. Туган авылында гына түгел, район, хәтта республикакүләм конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый. Әнә шуңа Нәзирә Миннеханова күп мәртәбәләр район һәм республика мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде,-ди ул.
30 елдан артык инде ул халкына армый-талмый, ял, бәйрәмнәрне белмичә мәдәният хезмәте күрсәтә. Сәхнәгә чыгып җырлап, биеп халык күңелен күрмәсә дә, ул төзегән бәйрәм программалары авылдашларының күңеленә хуш килә. Җыр-моңга, юмор хисенә бай булуы халкының гореф-гадәтләрен үз итүе, хөрмәтләве белән дә нык аерылып тора ул.

Рәсемдә: китапханәче Нәзирә Миннеханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев