Питрау Сабантуе батырына 125 кило авырлыктагы сарык һәм җиңел автомобиль бүләк иттеләр
16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшеннәрнең милли бәйрәме - Питрау узды. Көрәштә Дмитровград шәһәреннән Сергей Павлик баш батыр булды. Сергей Павликка "Иң көчле ир-ат" титулы белән бергә, 125 кило авырлыктагы сарык һәм җиңел автомобиль бүләк иттеләр. Питрау батырлары: 65 кг авырлык категориясендә - Мамадыштан Булат Юнысов,...
16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшеннәрнең милли бәйрәме - Питрау узды. Көрәштә Дмитровград шәһәреннән Сергей Павлик баш батыр булды.
Сергей Павликка "Иң көчле ир-ат" титулы белән бергә, 125 кило авырлыктагы сарык һәм җиңел автомобиль бүләк иттеләр. Питрау батырлары: 65 кг авырлык категориясендә - Мамадыштан Булат Юнысов, 75 кг - Әлмәттән Рамил Синякеев, 85 кг - Балтачтан Ринат Хәйретдинов, 100 кг - Теләчедән Муса Галләмов, 120 кг - Зәйдән Радик Сәләхов.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15615
Ленар Гобәйдуллин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев