Нурулла Гариф. Әдәби, сәяси, тарихи вәзгыять белән кызыксынучыларга бу исем яхшы таныштыр дип беләм. Ул өч дистәдән артык китап, дистәләрчә фәнни мәкаләләр, йөзләгән әдәби хикәяләр авторы.
2002 елдан Татарстан язучылары берлеге сафларында тора. Аның әдәби иҗатында тарихи чорлар, фәнни һәм фәлсәфи язмалар, гыйбрәтле хикәятләр, публицистика өстенлек итә. Нурулла Гариф шагыйрә Саҗидә Сөләйманова, мәгърифәтче Каюм Насыйри премияләре иясе. Тарих фәннәре кандидаты. Аеруча өстенлек иткән сыйфатларының берсе-милләтпәрвәрлек. Шушы милли характеры аркасында мәхкамәләр узган, аларда үзенең хаклылыгын раслап чыккан татар горурлыгы да ул. Бу шәхеснең ( авт. Шәхес сүзен икеләнмичә язам, ул үзен тарих битләренә теркәгән кеше) безнең якташыбыз булуы икеләтә сөендерә. Ә газетабызның әлеге сәхифәсендә без аның күңел сандыгыннан алынган, акыллылык белән сугарылган язмаларына урын бирергә булдык. Әйдүк, бергәләп аның иҗади бәйләмен сүтеп хушланыйк әле.
Вазыйх Фатыйхов.
Күңелендә кешеләргә ярдәм итү, булышырга теләү хисе булмаганнар-әдам баласының иң бәхетсезләредер.
Телсез, динсез, тамырсыз һәм халкы өчен бармакка бармак сукмаган татар баласын күрсәгез сүкмәгез-бәхетсезләрне жәлләргә кирәк...
Иркенлектән байларның бирнәсе туймаганда, ихтыяҗлыктан ярлыларның күңеле тула...
Үзен үзгәртә алмаучылар, дөньяны үзгәртергә алына. Менә шулар кешеләрне кешечә яшәтми дә инде...
Акыл алу, акыл сатуга караганда өчсызракка төшә.
Оҗмахтай заман булса да, шуңа риза булмаучылар арасында яшәү җиңел түгел...
Кешене куркытып кол итеп була, кешелекне итеп булмый.
Кешеләр эреләнгән саен вакчыллана баралар.
Тәрбиясез кеше белеменең бәясе бер тиендә тормый.
Акылга таяну-акыллылык, көчкә таяну-көчсезлек билгесе.
Дин денсезлектән, тел илсезлектән саклый.
Дөньясына ачулы булсаң да, үчле булма.
Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.
Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы мәңгелек.
Мактанырлыгы булмаганнар-акланалар...
Халык вагайды диләр, үзләрен эре тотучылар.
Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә.
Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса, кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.
Кешенең нәфсесе үзе яшәгән галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере бәлкем шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.
Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.
Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә
Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.
Татарның татарлыгы да, барлыгы да үзеннән тора.
Акыллы кеше китап укыганда, аннан хәреф хатасы, җөмлә төзелешендәге чатакны түгел-мәгънә эзли, гыйбрәт ала!
Ана-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньяга булган карашын да тоныкландыра.
Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.
Туган тел-шатланып җырлар, кайгырып елар, моңланыр, уйланыр өчен кирәк.
Фото: архивтан алынды.
Нет комментариев