Мөнир Гәрәев - мәдәниятнең гади бер солдаты
Такта бишектә көйсезләнеп яткан сабый бабасы скрипкәсен сызып җибәрүгә тынып кала. Ә икенче мизгелдә көйгә кушылып кулларын ук чәбәкли башлый. Әнисе Рабиганы бик гаҗәпләндерде инде бу хәл.
Төне буе елап яткан бала музыка тавышы ишеткәч тынычланды да куйды. Хикмәт димә инде син. Ә Гыйлемхан бабасы исә үзенчә юрый: "Үчти, үчти итәр бу. Үсеп буйга җиткәчтен гармунчы булып китәр бу",- дип такмаклый ул Мөнирне кулларына алып. "Безнең сыман өйрәнчек кенә булып калмас,чын,укыган музыкант булыр, Алла боерса!" Суга багып әйткән, диләрме әле.
Хәер,музыкага мәхәббәт,сәләт нәселдән килгән хәзинәләре шул. Бабасының әтисе Мостафа да авылның данлыклы гармунчысы була, скрипкәсен дә сыздыра. Иң гаҗәпләндергәне,скрипкәне үз куллары белән ясый ул. Бу осталыгы улына да мирас итә. Ул заманда коралы да шул- балта, пычкы, өтерге булгандыр инде. Үзәкләрне телгәләрдәй моңлы скрипкәне ничекләр итеп ясаганнардыр. Серен үзләре генә белә инде. Гыйлемхан ага да бик оста куллы була. Балта тотса да, мич чыгарса да коеп куя. Ә авыр хезмәттән соң гармун тартып, скрипкә уйнап ял итәргә ярата. Еш кына аның уйнавын тыңларга дус- ишләре дә җыела. Шулай дөнья хәлләрен сөйләшеп, әз-мәз әче балын йоткалап кич утыралар инде. Бу нәселнең тагын бер оста гармунчысы Якуб Мостафин да яхшы таныш булыр музыка, сәнгать сөючеләребезгә. Район сәхнәләрендә еш балкыды ул.
...Менә шулай бишектә үк моң дулкыннарында тибрәлеп үскән бала кем булсын инде. Икенче сыйныфта укыган чагында ук бәхет эзләп читкә киткән бер авылдашларының тальянын алып бирәләр малайга. Унике тел, җиде нота әсир итә аны. Хәзерге оланнарыбыз кампитрга ябышып яткан кебек инде. Тальян кулына эләгеп күп тә үтми, "Ак бүре"не, "Әпипә"не сыздырып өйдәгеләрне шаккатыра Мөниребез. Унике телне тәмам үзләштергәч, баян төймәләренә күзе төшә. Ничек итсә, итә Якуб абыйсының баянын үзенеке итә. Дусты Йосыф Ханов белән ярыша-ярыша яңа көйләр өйрәнәләр. Озын тәнәфесләрдә чиратлашып гармун уйныйлар. Алтынчы сыйныфта укыганда апасы Раушания белән тәүге тапкыр сәхнәгә чыгулары әле дә булса дулкынланып искә ала.
Һөнәри училищеда укыганда да техникадан бигрәк музыка кораллары тирәсендә чуала егет. Училищеда данлыклы баянчы Геннадий Евдокимов оештырган вокаль- инструменталь ансамбльдә электр баянында уйный. Армиядә дә кулыннан баян төшми. Анысы да частьнең кызыл почмагында көтеп торган икән. Русның «Калинка»сын, грузинның «Сулико»сын уйнап күңелләрен күрә, хезмәттәшләре арасында абруй яулый.
Армиядән кайткач Мөнирне колхоз юлламасы белән республика фәнни-методик үзәккә кыска сроклы музыка белгечләре әзерләү курсларына җибәрәләр. Гармунда профессиональ дәрҗәдә уйнау серләренә егетләрне танылган баянчы Данил Ибраһимов өйрәтә. Моннан тыш музыка теориясе, сольфеджио, дирижерлык, хор, клуб эшен оештыру буенча да белем бирәләр. Мөнир исә биредә күптән бөреләнгән хыялын тормышка ашыра. Легендар «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ринат Гыйлаҗевтан курайда уйнау дәресләре ала. Бу музыка коралына аерым мәхәббәте бар Мөнирнең. «Курай- безнең халыкның моңлы бәгыренә туры килә торган инструментларның берсе. Тыңлап кына багыгызчы: курай моңында дала җиле сызгыруын да, кошлар сайравын да, чишмә чылтыравын да, табигатнең башка аһәңнәрен дә ишетергә була»,- ди ул.
Вакыйгаларга бай ел тиз узып китә. Баянчы-хорчы белгечлеге алып кайткан егетне Яншык клубына художество җитәкчесе итеп куялар. Ул вакытларда гөрләп эшли авыл клублары. Аларны тикмәгә генә мәдәният учаклары дип атамыйлар инде. Бәйрәм саен,ә кайчан бәйрәмен дә көтмичә авыл яшьләре белән концертлар кую дисеңме, күрше- тирә авылларга барып чыгыш ясау дисеңме… Ә мәдәни елның иң зур вакыйгасы район Мәдәният йортында «Авыл көне» уздыру инде. Үзенә күрә отчет концерты.
Менә шул концертларның берсенә әзерләнеп йөргәндә үзенең гомерлек мәхәббәте Алиясен дә таба Мөнир. Монда да музыкасыз гына булмый. Гармуны таныштыра, музыка кавыштыра. Ул елны Бәтке мәктәбенә юллама белән берсеннән- берсе чибәр укытучы кызлар килә. Билгеле инде, авыл егетләре күзли. Сүз ката башлыйлар чибәркәйләргә. Әмма кызлар карату дигәндә, гармунчыларның бик зур өстенлеге бар инде, җәмәгать. Юкка гына: «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның»,дип җырламыйлар бит. Репитетция булса да булмаса да Бәткегә йөгерә Мөниребез. Бергәләп "Туган ягым каеннары" җырын башкаралар яшьләр. Җыр, музыка сөюче җаннар бер- берсенә тартыла, мәхәббәт хисләре кабына. Әле дә булса җырлап яшиләр. Инде менә уллары Марсель, кызлары Альбина олы тормышка аяк басканнар. Икесе дә югары белем алганнар.
Мин үзем Мөнир белән уртак дустыбызның гомер бәйрәме- юбилейында таныштым. Тыйнак кына утырган ир-егет, ялындырып кына кулына гармун алгач мәҗелеснең үзәгенә әверелде дә куйды. Кызып алган мәҗелестәшләрнең барысының да "капризын" үтәде булса кирәк ул. Халык җырларын да башкарды, заманча көйләрне дә уйнады. Ул шул кадәр синең тавышыңа, мөмкинлекләреңә туры китереп уйный белә ки, аңа кушылып җырлаганда үзеңне ару гына җырчы итеп хис итә башлыйсың. Чын әгәр.
Мөнирнең 30 еллык иҗади хезмәт юлы бихисап Дипломнар, Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Нәҗип Вәлиәхмәтов оештырып җибәргән "Чулман моңнары" гармунчылар ансамбеленең алыштыргысыз солисты ул. Туксанынчы еллар ахырыннан башлап Исмәгыйль Мусин исемендәге курайчылар-кубызчылар республка конкурсында катнашып Дипломант исемнәре яулый. Берничә мәртәбә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар республика конкурсының Лауреаты була. Ә район күләмендәге конкурс- фестивальләрдә җиңгән өчен алынган Дипломнарын санап та тормадык инде.
Мөнир Гәрәевне Республиканың сәнгати даирәләрендә дә яхшы беләләр. Яншыкта танылган җырчылар, артистлар еш кунак булалар. Шушы авылдан чыккан танылган журналист Данил Сәфәров һич суытмый бу иҗади сукмакны. Язмамны да шундый артистлар десанты белән килеп киткән сүз остасы,автор башкаручы Алмаз Хәмзин сүзләре белән төгәллисе килә. "Яншык Мәдәният йорты җитәкчесе Мөнир Гәрәев авыл халкы өчен зур хәзинә, әйтеп бетергесез байлык. Чөнки күп авылларда мондый оста гармунчылар, баянчылар юк. Шуңа күрә аны хөрмәт итеп, аның белән горурланырга кирәк".
Өстәп ни әйтәсең? Килешми мөмкин түгел.
Илгиз Җамалиев.
Яншык-Балык бистәсе.
Рәсемдә: Мөнир Гәрәев яшьлек дусты, гомерлек юлдашы баяны белән.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев