Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният учагының яңа сулышы

Күптән түгел Балтач авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары,  Татарстан Республикасында милли проектлар үтәлешен тикшерү төркеменең җитәкчесе Татьяна Ларионова “Мәдәният” милли проекты кысаларында, авыл мәдәният йортында капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышып, уңай бәяләгән иде.

30 нчы август көнне әлеге мәдәният учагы янәдән эшли башлады.

Авылда бу көн икеләтә бәйрәм иде. Көндезге сәгать өчтә авыл халкы мәдәният йорты янына тантанага җыелды. Кунакларны кулларына һава шарлары тотып милли киемнән киенгән балалар һәм гармунчылар төркеме каршы алды.

“Без сезнең белән Балтач җирлегендә күрешүебезгә бик шатбыз”,- дигән сүзләр белән алар кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов кызыл тасманы кискәннән соң барысы да мәдәният йортына уздылар. Ул чарада катнашучыларны Республика көне һәм яңартылган шушы объект ачылу белән котлады.

“Бу капиталь ремонт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның республикада эшләп килүче 40 программасының берсе кысаларында башкарылды. Мәдәният йорты сезгә озак еллар хезмәт итсен”,- диде Илдар Таҗетдинов.

1973-1981 нче елларда “Татарстан” күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән Фердинант Сәмиев  45 ел буе халыкка хезмәт күрсәткән Мәдәният йорты төзелү тарихын һәм аңа өлеш керткән авыл халкы хезмәтенең әһәмиятен билгеләп узды.

Имам-хатыйп Фердинант Хәкимов хәзерге тормышка, авылда яшәү өчен тудырылган шартларга шөкерана кылып, алар өчен республика, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм догалар укыды.

Мәдәният йортында төзекләндерү эшләрен башкаручы “Авентел” җәмгыяте җитәкчесе Илназ Сабитов шулай ук бу мәдәни йортның “җылы учагы” үзенә тартып торуын теләде. 40 елдан артык мәдәният йорты мөдире булып булып хезмәт куючы Әминә Гатиятованың әйтер сүзләре күп булды. “Без бу көнне түземсезлек белән көттек. Элекке бина тышкы һәм эчке яктан да таушалган иде. Шуңа да карамастан авыл халкы белән берлектә без төрле чаралар үткәрә алдык. Бүгенге биредәге бу уңайлыкка әле ышанып бетеп булмый”,- диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына, район башлыгына, төзүчеләргә һәм мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә, җирлек советына, авыл халкына  зур рәхмәтен белдерде.

Соңыннан тамашачылар өчен авыл һәм район үзешчән артистлары көче белән әзерләнгән  концерт булды.

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса