Мәдәният институты һәм Камал театры актерлык курсына студентлар кабул итә
Казан дәүләт мәдәният институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2017-2018 уку елына татар актерлык курсына студентлар кабул итәләр. Театр факультеты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар хәзерли. 1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә.
Кабул итү имтиханнары:1. Рус теле (БДИ);2. Рус әдәбияты (БДИ);3. Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл һәм чәчмә әсәрдән өзек); җыр, бию, музыкаль әсәр башкару;4. Коллоквиум (әңгәмә).
Курс җитәкчесе - ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев