Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Корноуховолылар чаралар белән шаккаттырып кына торалар( фотолар)

Урысча да яхшы бел... Урысча да яхшы бел, Татарча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кадерле, якын тел, - диеп 3 нче сыйныфта ятлаган шигыремне яхшы хәтерлим әле мин.

Ул вакытта бу шигырьнең әллә ни мәгънәсенә дә төшенеп бетмәгән дә кебек иде үзе. Ә бүген, елдан - ел рус теле өстенлек ала биргән заманда, әлеге дүртъюллыкны укып яисә сөйләп торуның кирәге дә юк кебек. Кем әйтмешли, сүзсез дә аңлашыла.

Ел саен 6 нчы июнь рус теле көне буларак бәйрәм ителә. Корноухово мәдәният йортында да әлеге күркәм датага карата "Син рус телен беләсеңме?" диеп исемләнгән чара үткәрелде. Бөек язучы А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан үткәрелеп килүче чара балаларның язучы әсәрләрен искә алудан башланды. Кызлар - егетләр авторның шигырьләрен яттан сөйләделәр, кыскача гына бер - берсен ул язган әкиятләрнең эчтәлекләре белән таныштырдылар.

Бүгенге кичәгә килгән балалар ике командага бүленеп көч сынашты. Кызлар - бер, егетләр икенче командага берләшеп, үзләрен күрсәттеләр. Табышмакларга җаваплар эзләделәр, билгеле бер сүздән күп итеп башка сүзләр төзеделәр, кроссворд чиштеләр, тизәйткечләр әйтеп ярышытылар, билгеле бер вакыт аралыгында җөмләләрдәге сүзләргә төшеп калган хәрефләрне өстәп яздылар, мәкальләрне дәвам итеп, зирәклекләрен күрсәттеләр. Алай гына да түгел, командаларга бирелгән бер әкиятнең башын дәвам итеп, үз фантазияләрен эшкә җигәргә дә туры килде бүген.

Ярыш булгач, җиңүче һәм җиңелүчеләрсез булмый. Бүгенге кичәнең җиңүче итеп аз гына өстенлек белән егетләр командасы табылды.

Һәркем өчен үз туган теленнән дә матур, үз туган теленнән дә Бөек һәм бай тел юктыр ул. Шуңа күрә дә һәрберебез үз туган телен онытмыйча, аны зурлап, хөрмәт итеп, үз туган теленә дан җырлап, ә башка телләрне хөрмәт итеп яшәсә иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев