Корноуховода “Көзләрдә дә язлар кабатлана”дигән кичә узды( фотолар)
Халыкта " Картлык - түгел шатлык" дигән гыйбарә яши. Дөньяның матурлыгын күрә белеп, һәр аткан таңны еламеп каршы алсаң, картлыкны да шатлыклы итәргә була. Шушы көннәрдә Корноухово Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дип исемләнгән концертка олыгайган көннәрен матур итеп үткәрүче, һәркемгә үрнәк булырлык өлкәннәребез җыелган иде.
Бүгенге концертыбыз гадәти ял итү чарасы гына түгел, һәр йортта яшәгән өлкән авылдашларыбызны хөрмәтләү, искә алу кичәсе дә булды. Корноухово мәктәбе укучылары, "Теремок" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче сабыйлар, авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән кичәбез җырга, моңга, дәртле биюләргә, юморга һәм төрле күңелле конкурсларга бик бай иде. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларыбыз рәхәтләнеп биеделәр, яшьлек чоры җырларын көйләп ярыштылар, күңелле такмаклар әйтешеп сынаштылар. Концерт ахырында үткәрелгән лотерея һәркемнең күңеленә хуш килде. Ихластан рәхмәт һәм шатлык хисләре белән сугарылган кичә чәй табыны артында дәвам итте. Әби-бабайларыбызга, өлкәннәребезгә карата булган игелекле гамәлләребез, игътибарыбыз бәйрәмнәрдә генә түгел, ел буе дәвам итсен иде. Һәрберебезгә дә тыныч, матур картлык насыйп булса икән. Балаларыбызның, оныкларыбызның кадер - хөрмәтен тоеп яшәргә язсын Ходай.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА, Корноухово мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев