Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Көннәр ямьле үтә бакчада

Мәктәбе, балалар бакчасы булган авыл ямьле, аның киләчәге дә өметле. Башкалар белән чагыштырганда халкы да үзләрен бәхетлерәк хис итә.

Яңа Арыш авылының "Әйлән-бәйлән" исемле балалар бакчасында бүген 30 га якын бала тәрбияләнә. Әле шуның өстенә 4 бала чират көтә икән. Ә чират биредә бик тиз үтә. Чөнки быел ук инде 4 бала беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнеп йөриләр. Әзерлек дигәннән бакчада нәниләрне зур тормыш юлына, сабак алырга әзерләү буенча нәтиҗәле эшләр башкарыла. Берсеннән-берсе тәҗрибәле тәрбиячеләр Алинә Садыйкова, Эльвира Рәхимова, Дания Гыймадиева алар белән төрле күңелле чаралар оештыралар. Балаларга шигырьләр, җырлар өйрәтәләр. Аларның фикерләү сәләтен үстерү буенча да зур эшләр башкаралар. Шуңа бүген үк инде әнә математика буенча Данияр Галимов 2-3 нче сыйныф укучылары белән көч сынашырлык дәрәҗәгә җиткән. Шулай ук өлкән группага йөрүче Рүзәл Хәйретдинов шигырьләрне оста сөйләү буенча мактала. Бу яктан ул күпләрдән өстен тора. Болар бар да балалар белән юнәлешле эш алып бару нәтиҗәсе. Моннан тыш әле бакчада рәсем ясаучылар, кул эшләре осталары да күп. Бакча җитәкчеләре дә моңа чиксез сөенәләр.
-Район җитәкчелегенә рәхмәт. Бакчаны мәктәпкә күчергәч, җиңел сулап куйдык. Чөнки хәзер монда эшләү өчен бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Мәктәп күләмендә оештырылган кичәләрдә дә актив катнашабыз. Сабыйларыбыз кече яшьтән үк укучы балалардан үрнәк алып абый-апаларына охшарга тырышып үсәләр,-ди бакча мөдире Рәсимә Гыймадиева.
Хәзер инде бакчада тәрбияләнүче нәниләр үзләренең уен мәйданчыкларында язгы җылы кояш нурларына хозурланып рәхәтләнеп уйныйлар. Ерак түгел генә алар югары сыйныф укучыларының бик мавыгып футбол тибүләрен күзәтәләр.
Уен мәйданчыгыннан соң бакчада аларны аш-су, ризыклар әзерләү остасы Зәмзәмия апалары Хөснетдинова табын әзерләп көтә.
Балаларның көннәре бакчада күңелле, ямьле үтә. Шуңа алар бик теләп күп белергә омтылып һәркөнне әти-әниләренә ияреп бирегә киләләр.
Рәсемдә: уен мәйданчыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев