Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күки авылы мәдәният йортына Лаеш районы үзешчәннәре концерт программасы белән килделәр.

 Күки авылы мәдәният йортына Лаеш районы үзешчәннәре концерт программасы белән килделәр. Юмор, дәртле биюләр, моңлы җырлар, уен-көлкеләргә бай программа тамашачылар күңеленә хуш килде.

 Әлеге күркәм очрашу ике ызандаш районның чын дуслыгын чагылдырды. Кунакларны элеккедән килгән гореф-гадәтләргә таянып ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Концерт башланыр алдыннан тамашачылар алдында чыгыш ясаган Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов Балык Бистәсе районының  «Мәдәният» милли проектында катнашуы һәм бүгенге көндә башкарылган эшләр турында сөйләп узды. Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Раил Рафаэль улы Шәмсетдинов та авыл халкы алдында чыгыш ясады.

Концертка килгәндә, ул тамашачыларның көчле алкышлавы астында узды. Һәр җыр-бию яратып кабул ителде.

10 август көнне Балык Бистәсе районы мәдәният йорты үзешчәннәре, җавап йөзеннән, Лаеш районы Пәрәү авылы мәдәният йортына концерт белән барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса