Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китеп, китмичә яшәүче Кадыйр...

Чаллы якташлар җәмгыяте патранажы астында "Энергетик" Мәдәният Сараенда якташыбыз, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 70 яше олылап билгеләп үтелде.

Иң әүвәл шуны ассызыклап үтәсем килә, Хәбибрахман Шәфигуллин җитәкләгән Чаллы шәһәре якташлык җәмгыяте соңгы елларда үзенең эшчәнлеге, кылган эш-гамәлләре белән нык аерылып тора. Һәр чарага иҗади якын килү, оешканлык, зәвыклык хас. Ә инде Кадыйр Сибгатуллинга багышланган әлеге кичәгә килгәндә, аның тормыш иптәше Фәния Хамматованың һәм аның теләктәш дуслары-Факил Сафин, Роза Хәмидуллинаның исемен хөрмәт белән искә алу кирәктер. Гүя алар бер органик бөтенгә әверелеп, бер олы максат куеп эшкә алынганнар. Иң кыйммәте, максатларына ирештеләр. Мәдәният сараендагы зур дәрәҗәдәге җыр, шигърият бәйрәме-шуның ачык мисалы булды. Сәхнәгә кемнәр генә күтәрелмәде-Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамов, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуруллин, язучы-шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Марат Закир, якташларыбыздан торган "Йолдыз" ансамбле, Чаллы дәүләт театры артистлары, Балык бистәсеннән килгән вәкилләр, үзешчән сәнгать әһелләре!
Балык бистәсе делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин җитәкләде. Ул район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләвен җиткерде һәм Кадыйр абыйның тормыш иптәше Фәния апа иңенә Балык бистәсе шәлен япты. Балыкбистәлеләр әзерләгән концертны тамашачы бик җылы кабул итте.
Рәсемнәрдә: бәйрәмнән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев