Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Китап әһәмиятен беркайчан да югалтмас

Татарстанда "Укучы Татарстан" акциясе игълан ителде. Җурналистлар союзы президиумы акциядә катнашырга өндәү белән чыкты. Элеге акция укырга кызыксындыру проблемасын киң кырлы бәхәскә куя.

Диңгез төбеннән мәрҗән, ә китаптан белем табып аласың. Егерме беренче гасыр замана укучысы нәрсә белән генә кызыксынмый да, нәрсә белән генә шөгыльләнми. Китап укучы гына китап исен тоя ала. Аның беренче битен ачу белән андагы геройлар безгә якыная һәм аларның тормышы белән кызыксынып китәбез. Китаптан башка тормышны күзалдына да китереп булмый. Аның киләчәге бармы? Бу сорау бигрәк тә өлкән буын вәкилләрен борчый. Яхшы тышлы, сыйфатлы кәгазьгә бастырылган китаплар һәр укымышлы гаиләдә бар ул. Укырга яратучыларга кадерле бүләк булачак. Заманча әдәбиятта татар теле үз урынын югалтмадымы икән. Минемчә, татар теле әдәбияты үзенчәлеге бүгенге көндә дә саклана. Ә балыкбистәлеләр китап укыймы икән? Кайсы әдәбиятны күбрәк укыйлар? Шундый сорауларны яшьтәшләремә бирдем.
Илюзә Фалахова:
-Мин бик укырга яратам. Дәрестән тыш чит ил язучыларының әсәрләрен укыйм. Татар әдәбияты белән дә кызыксынам. Миңа Роберт Миңнуллинның шигырьләре ошый.
Дарья Карпеева:
-Кызганычка каршы мин татар телен белмим. Шуңа күрә әсәрләрнең тәрҗемәсен генә укыйм. Соңгы вакытта укылган китабым "Солярис" дип атала.
Рафис Сафин:
-Безнең заманда мәктәп программасы гади һәм ярлырак иде. Мәсәлән, Россия классикасыннан Булгаков әсәрләрен белмәдек. Хәзер әдәбият бай, бик күп язучыларның әсәрләре өйрәнелә. Мин эш белән мәшгуль кеше, шулайда яхшы китаплар укырга вакыт табам.
Әклимә Кадыйрова:
-Уйлавымча, китап безнең тормыштан эссез югалмаячак. Китап уку һәрвакытта да кызык булды. Кайбер гаиләләрдә зур китапханәләр бар. Андый гаиләләрдә үскән балалар акыллы һәм белемле булалар. Интернет китапны алыштыра алмаячак. Безнең тарих китаплар аша сакланып калган бит.
Минемчә, китап үзенең әһәмиятен беркайчан да югалтмас, ул мәңге яшәр.
Алия Хәбибуллина.
Фото:

http://interesnotop.ru/page/1478/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев