Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Киносыз яши алмыйбыз...

2016 ел да узып бара... Россия тарихында ул «Кино елы» буларак теркәләчәк. Әлеге визуаль сәнгатькә тулы бер елны махсус багышлау очраклы түгел икән. Моннан нәкъ 120 ел элек Россиядә беренче тапкыр кино күрсәткәннәр. Әллә ничә буын нәниләрне сөендереп торган «Союзмультфильм»га да быел 80 ел тулды. Россия халкы әүвәл мәртәбә киноны...

2016 ел да узып бара... Россия тарихында ул «Кино елы» буларак теркәләчәк. Әлеге визуаль сәнгатькә тулы бер елны махсус багышлау очраклы түгел икән.


Моннан нәкъ 120 ел элек Россиядә беренче тапкыр кино күрсәткәннәр. Әллә ничә буын нәниләрне сөендереп торган «Союзмультфильм»га да быел 80 ел тулды.


Россия халкы әүвәл мәртәбә киноны 1896 елда Петербургның "Аквариум" бакчасында тамаша кыла. Ә аннан соң 12 ел узгач, 1908 елда режиссер Владимир Ромашков Степан Разин турында үзебездә төшерелгән «Понизовая вольница» («Стенька Разин») картинасын тәкъдим итә. Шуннан китә дә китә...



«Союзмультфильм» студиясе 80 ел эчендә мең ярымлап анимация әсәрләре эшләгән. Беренче мультфильм аклы-каралы була, ә 1937 елда инде беренче төсле мультик дөнья күрә.



Сүз уңаеннан, «Яндекс» эзләү системасы ярдәмендә иң популяр Россия мультфильмнар исемлеген төзеделәр. Иң күп кулланучылар «Маша и Медведь» мультфильмына өстенлек бирә икән.

Икенче урында «Щенячий патруль» тора. "Маша и Медведь"ка караганда ике тапкырга азрак тамашачы эзләгән. Совет чоры мультфильмнары арасында «Ну, погоди» лидерлыкны бирми.

Шулай да «Яндекс»та Америка анимациясен күбрәк эзлиләр. Икенче урында -Япония. Совет һәм Россия мультфильмы өченче дүртенче урынга калган. Ә менә Рим Папасы Иоан Павел II балаларга Россиянең совет чорында төшерелгән анимацион фильмнарны карарга киңәш иткән.

Татарстанда 2009 елда «Татармультфильм» оешмасы төзелде. Ел саен биредә 129 минутлык анимация әзерләнә. Оешманы еш кына тәнкыйть утына тотсалар да, аларның бу юнәлештә шактый уңышлы эшләүләрен дә инкярь итеп булмый.

Сүз дә юк, анимация - шактый катлаулы сәнгать, мультфильмны эшләп чыгу өчен дә саллы финанслар сорала. Бер мультик якынча ничә сумга төшкәнен тәгаен генә атарга теләк белдерүче дә табылмады.



Татарстанда кино сәнгате дә яралгы хәлендә булган бер мәлдә, анимация белгечләре бөтенләй юк дәрәҗәсендә санала бит. Мәскәүдән чакыртылган мультипликаторлар бик кыйммәт сорый. Шуңа күрә, Казанда «Татармультфильм» төзелгән вакытта, оешма үзе кадрлар әзерләү белән шөгыльләнергә карар кыла. Мәскәүдән килгән педагог-белгечләр белән остазлык дәресләре оештырыла. Казанда әле бүген дә анимация жанрында эшләүче белгечләр әзерләнми, аларны фәкать Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына укыталар. Аларның да күбесе коммерцияле оешмаларда әзерләнә икән.

- Режиссерлыкка укыту - иң акылсыз шөгыльләрнең берсе. Режиссерлык факультетына икенче белгечлек алу өчен генә барырга мөмкин. Беренче белгечлегең актер булган очракта гына режиссер килеп чыга ала, чөнки бу һөнәргә килгәнче син актерлык сәләтенә ия булырга тиеш әле. Ә бездә хәзер өере-өере белән режиссерлар чыгара башладылар, алар аннары кая барып бәрелергә белми аптырап йөри. Өстәвенә, һәрбер режиссерның тәҗрибәсе булу зарур, - ди «Татармультфильм»ның баш режиссеры Сергей Киатров.



Татарстанда бүгенге көндә унга якын кино төшерелеп ята. Билгеле сәбәпләр аркасында, алар турында мәгълүмат бирү әлегә иртәрәк. Кино елы уңышлы узамы, әллә юкмы, гомумән, бездә сәнгатьнең бу төре ныклап аякка басармы? Түбәндәге фикерләр белән танышып узыйк.

Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров:



- Быелгы Мөселман киносы фестивалендә безнең бер генә нәфис фильм тәкъдим ителмәвен шулкадәр авыр кичердем. Казан фестиваленә үзебезнең фильм эшләнергә тиеш иде. Татарстанга, Башкортстанга булсынмы федераль дәүләт Кино елында ярдәм итмәде дип саныйм. Федераль дәүләтнең ярдәме булмагач, безнең республика гына күтәрә алмый. Вәзгыять авырайды, чөнки бөтен җирдән кысылды, дигәндәй. Бәлкем бер-ике өч елдан яктылык күренә башлар. Татар киносында да шулайрак. Берәр талантлы яхүд килеп чыгып Россия күләмендә күрсәтә алса гына. Кино бит ул - күмәк хезмәт. Талантлы, үз фикерен башкаларга җиткерә алырдай иҗатчылар булырга тиеш. Әлегә Россия масштабына чыгып татар киносын күрсәтерлек кешеләрне күрмим.

Драматург Мансур Гыйләҗев:



- Узып баручы елдан бик кәнәгать. Республикабызда хәзерге вакытта унга якын фильм эшләнелә. Без, иҗатчылар өчен бу - бик зур вакыйга. Моңарчы берьюлы шулай күп санда картиналар төшерелгәне юк иде әле. Шәхсән үземнең дә, Алла боерса «Байгал» фильмы дөнья күрәчәк. Ләкин бу хакта укучыларга берни дә әйтә алмыйм. Режиссерлар рөхсәт итми. Күз тияр дип куркалардыр инде... Вакыты җиткәч барысын да белерсез. Иҗатчы буларак та һәрвакыт яңа чыккан фильмнар белән танышып барам. Тормыш алга барган саен яңа жанрлар туа, яңа таләпләр дигәндәй. Ел саен үземә бу өлкәдә ачышлар ясыйм. Шунысы куанычлы: киноиндустриягә яшьләр килә. Бер буын яшьләр, шулкадәр фанатиклар. Аларны берничек тә туктатып булмый. Алар акча бирсәләр дә, акча бирмәсәләр дә кино төшерәләр. Бу - үзенә күрә дөнья таләбе. Безгә милләт буларак саклану өчен кинематограф кирәк. Алдагы көндә без берничек тә киносыз яши алмыйбыз. Менә быел төшерелгән фильмнар республикадагы хәлне үзгәртәчәк.

К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов:



- Киноны мин, гадәттә, интернеттан карыйм. Яхшы картиналар гына карарга яратам! Бигрәк тә тарихи яки сугыш турындагы фильмнарга өстенлек бирәм. Кино елы булгангадырмы, Россия күләмендә фильмнар ай саен чыгып тора. «Коллектор», «Дуэлянт» һ.б. Ә безнең Татарстаныбыз бу юнәлештә бик кечкенә адымнар белән «алга бара»! Хәтта ел саен оештырыла торган Мөселман киносы фестивалендә дә катнашырлык бер нәфис фильм булмады. Ә мөмкинлек бар бит! Нәрсәдер үзгәртергә кирәк дисәм, куркам. Әле күптән түгел бер «үзгәрештән» шакаттык. Консерваторлык көчле шул бездә. Актер булгач, кастингларда катнашкан бар барын... Кая инде ул елга бер була торган кастинг. Алар атна, ай саен булырга тиеш. Минем уйлавымча, театрда үзен яхшы тойган, уйнаган артист кинода да үтемле образ тудыра алчак! Кабатлап әйтәм: яхшы образ тудырачак, ә безнең күп кенә киноларыбыздагы кебек нәрсә эшләргә белмичә эленке-салынкы йөрмиячәк...

Япониядә яшәп татар телен өйрәнгән Юто Хишияма:



- Япониядә анимацион фильмнарга өстенлек бирелә. Мультфильмнар бик популяр. Шуңа күрә бездә алар шактый күп эшләнелә дә. Яшьләр дә шул юнәлештә белем алырга омтыла. Шәхсән сеңелләрем дә бу жанр буенча белемнәрен чарлый. Үзем киноны сирәк карыйм. Казанда яшәгәндә «Мир» кинотеатрында якутлар киносын караганым булды... Ә менә сеңлем кино карарга ярата. Бездә кинотеатрда барып фильм тамаша кылу 1500 иенга (1000 сум тирәсе) төшә. Япониядә чит ил фильмнары, аеруча Америкада җитештерелгән әсәрләрдә халык арасында уңыш казана.

Г.Камал театры актеры Эмиль Талипов:



- Татарның киносы булырга тиеш. Бай тарихка, мәдәнияткә ия булган Татарстанның үз киносы ничек булмасын ди инде? Фестивален генә үткәрүнең ни файдасы булсын? Кинолар төшерелә, ни генә төшермәсеннәр, ул безгә файдага гына. Һәр нәфис фильм камил була алмаска да мөмкин. Үзем совет чоры киноларында тәрбияләндем. Хәзер заманалар үзгәрде, калышып та булмый... Татар халкын һәрвакыт өмет яшәтте, хәзер дә ышанып гомер итәбез. Актер буларак рәхәтләнеп киноларда төшәр идек, төшмәслек егетләр түгел ич без! Безнең буынга кино экраннарында балку насыйп булмас инде анысы. Эш анда да түгел, кино булырга тиеш. Татар телевидениесе дә кимендә биш-алты булсын иде. Без - борынгы халык, дәүләт тоткан халык. Беркемнән дә ким халык түгел!

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев