Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Калинушка"лыларның иҗат бәйрәме узды

“Калинушка” рус ветераннар хоры күп еллар дәвамында безне үз чыгышлары белән сөендереп килә. Районда узучы чаралар алар  катнашыннан башка узмый дисәк тә ялгыш булмас.

Хор җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Смолина коллектив иҗаты өчен күп хезмәтен куя. Аларның чыгышларында рус халык җырлары яңгырый. Башкару осталыгы үсештә.

Район мәдәният йортында әлеге коллективның “Көзге яфраклар”  исемле иҗат кичәсе булып узды. Вера Емельянова башкаруындагы шул җырга кушылып хорда катнашучылар вальс әйләнәләр. Башка рус халык җырлары яңгырый.

Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова коллективны юбилее белән котлап иҗади уңышлар теләде, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Район башкарма комитетының мәдәният өлкәсе бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова,  Пенсия фонды бүлеге вәкиле Люция Микуленкова, район мәдәният йорты директоры Лилия Кәримуллина үз котлауларын җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Юбилярларны  “Кама таңнары” халык вокаль ансамбле,”Россияночка”  балалар сәнгать мәктәбе хоры, солистлар Анатолий Автономов, Эдуард Закиров, Надежда Фомина, Галина Хроленко, Владимир Банницын  чыгышлары белән котладылар. Любовь Смаль һәм Валентина Решетилова интермедия куйдылар, Вера Емельянова, Валентина Медведева, «Девчата» ансамле җырлар башкардылар. Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклары”  хореографик коллективы тамашачыларны үзләренең биюләре белән сөендерде. Кичә дәвамында баянда Марсель Җәләлов һәм Венер Мөбәрәкшин уйнадылар.

Тамаша ахырында сәхнәгә хор ветераны Герман Вагинны чакырып алкышладылар. Күпләр җырларга кушылдылар.

“Калинушка” коллективына алга таба да уңышлар телибез.

 

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса