Кадыйр Сибгатуллин һәм Факил Сафин-аларны ни берләштерә?
Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренең яратып укылуы, вафатына күп еллар үтсә дә, шагыйрьнең онытылмый торуының үзенчәлеге нәрсәдә? - дигән сорауларны миңа еш ишетергә туры килә. Кадыйр - зур талант иясе, аның шигырьләре шифалы шигырьләр, шуңа күрә дә алар халыкка якын. Ә шагыйрьнең онытылмый торуы, берникадәр, фидакарь җаннарның тынгысызлыгы нәтиҗәсе булса, күп өлеше...
Яшәү булгач,
һич тә булмый калмас
аның белән бергә кыямәт, -
дигән бит Кадыйр үзе. Кемнәрдер: «Шагыйрьдән берни дә калмаган...» - дип буш сүз сөйләнеп, инде дүрт ел буена җилнең кай яктан искәнен аңламыйча аптыраган бер арада, язучы Факил Сафин шагыйрь яшәгән өйгә килеп, шәхси архив материаллары нигезендә каләмдәшенең иҗатын өйрәнү эшенә кереште, һәм эзлекле рәвештә алып барылган ул эш бүгенгәчә дәвам итә. Нәтиҗәдә, аның тырышлыгы белән, 2007 елның 4 апрелендә Чаллы шәһәрендә төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелеп, аның материаллары, һәм Кадыйр Сибгатуллинның тормыш юлы һәм иҗатын тулы чагылдырган «Шигырьләрнең кирәк чагы» монографиясе китаплары дөнья күрде. Факил Сафин һәр ваклыклардан өстен шәхес. Кадыйр Сибгатуллинның: «Син - шагыйрь. Үзеңне хөрмәт итәм, иҗатыңны яратам. Берүк чор ыгы-зыгысына ияреп ваклана күрмә», - дигән нәсыйхатен дә истә тотадыр дип уйлыйм. К.Сибгатуллинның исемен мәңгеләштерү эшен туган ягы Балык Бистәсендә беренчеләрдән булып аның шәкерте риасыз җан шагыйрь Вәзыйх Фатыйхов башлап җибәрде. Яр Чаллы-Балык Бистәсе арасында иҗади күпер булдырылды, ул дуслык күперенең ныклыгына иманым камил, алга таба да эшләребез уңышлы булсын! Киңәшле эш таркалмас, диләр бит. Ике төбәк арасында үткәрелгән чаралар: семинар, конференцияләр, укытучылар, укучылар белән очрашу, истәлекле көннәрдә кабергә зиярат кылу кебек якты гамәлләр, китаплар бастырып чыгарып халыкка җиткерү эшләре башкарыла.
Шул рәвешле хатирәләр яңартылып торганга, «Авыл офыклары» газетасы битләрендә урын алган Рамазан Кәбиров язмасындагыча әйтсәк: «шагыйрьнең учагы дөрли дә дөрли». Үткәрелгән изге эшләргә теләктәшлек белдерүче Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Наил Мәһдиевка, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам әфәнде Вәлиевка һәм аларның бүлек җитәкчеләренә рәхмәтләрем зур.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, диләр. Бәхеткәдер, сукмаклар иманлы язучы Факил Сафин (факил Әмәк) белән очраштырды. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, эше тыгыз чакларда да җаен,
вакытын табып сине тыңлый белә, аннан төпле фикер, акыллы киңәш ишетәсең. Һәм аның сүзе беркайчан да эштән аерылмый. Ходай аңа зыялылыкны, миһербанлыкны иңдергән. Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәкнең җитәкчесе буларак та ул инде иҗатлары онытылуга дучар булып яткан мәрхүмнәрнең кулъязмаларын барлап ничә җанның җаннарын җылытты. Алар арасында Хәниф Хөснуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Зариф Мөэминов кебек кызыклы иҗат әһелләре бар.
Факил Сафинның үз иҗаты да колач җитмәслек зур иҗат.
Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында Сафин Факил Миңнемөхәммәт улының исемен күрүгә күңел айкалып китеп, шатлык хисләре тәгәрәде. «Галәм күзе» шигырьләр, балладалар, поэмалар җыентыгы һәм «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе өчен. Саллы китаплар. Аның һәр чыккан китабы автор култамгалары белән минем китапханәмдә бар. Шигырь җыентыкларын укып, сыйса да сыяр икән бер башка шулкадәр җәүһәрләр, дип, хәйран калып утырасың. Шигырь юллары арасында зәвыклы укучы күрерлек күп мәгънә ята. «Че Гевара» шигырендә мәсәлән ул болай яза:
Дөнья сурәтен үзгәртү
Каенырак, чыннан да.
Яңа буын Че Гевара
Сурәтендә коена.
Әйе, күпме адәм баласы җирдә үз урынын тапмыйча ике якта бәргәләнә. Беренче карашка гади, хәтта кызык сыман тоелган шушы бер шигырьдә никадәр фаҗига, никадәр әрнү. Бу турыда Факил Сафинның «Тузганак чәчәге» исемле шигырьләр китабы кулъязмасына язылган рецензиясендә Кадыйр Сибгатуллин болай ди: «…Әмәк шигырьләре әрнүле шигырьләр. Иҗаты да әрнүле иҗат. Бүгенге көнебез, тормышыбыз өчен әрнү дә аның бу кулъязмасында аерым урын алып тора. ...Әлбәттә, шагыйрь үзе дә, шигырьләр дә тоташ әрнү генә түгел. Бу яшәүнең куанычы да, шатлыгы да булмаса, әрнүе дә булмас иде бит. Факил Әмәк шигырьләре мине нык кына уйландырды. Фикер таза. Әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми».
Факил Сафинның әсәрләре нигезендә фәкать үзе күреп-белгән вакыйгалар сурәтләнә. Аларны тудыру өчен, миңа калса, ул бар гомерен юлларга, сәяхәткә багышлый кебек. Кадыйр Сибгатуллинның шәхесен, иҗатын тулырак өйрәнү өчен дә ул шагыйрьнең туган якларына - Кече Укмаска, сәяхәт кылып башлаган иде бит.
Менә килеп, бүген кулыма китапханәмдәге «Саташып аткан таң» китабын кабат кулыма алам. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән бу китап та әсәр геройлары эзеннән барып язылган. Мин үземне китапның язылуын, чыгуын көтеп, җан атып йөргән, романның төп герое Әхмәтсафаның улы Марат Дәүләтъяровны күреп калуым белән бик бәхетле саныйм. Факил Сафин белән Кадыйрның яңа чыккан китабын алырга барганда, Марат ага да
безнең белән иде. Килеп җитүгә, шыбырдап яңгыр коя башлады, шулчак Марат ага портфеленнән кулчатырын чыгарып ачты да, ашыга-ашыга кабинадан чыгып, җитез адымнар белән «Идел-Пресс» нәшриятына таба атлады. Ул ашыга иде. «Соңга калабыз, Факил әфәнде, әсәрне башларга иде бит». Соңга калмады Факил әфәнде. Инде мин бүтән күрмәгән, күз алдымда зур ишектән кереп югалган Марат ага Дәүләтъяров китап сурәтендә гәүдәләнә. Бу җиңел укыла торган роман-трилогия урынлы кулланылган әдәби сурәтләүләр аша татар халкының үткәнен күз алдына китереп бастыра. Төрмәләргә ябып мөлкәт талаулар, көчләп, куркытып, күмәк хуҗалыкка кертүләр... Авыл халкы аптырый: «... Беднең туфраккайларны белсәң иде син, апай. Тәгәрмәч күмсәң, трантас үсеп чыга бит. Шушы алтынга биргесез җиркәйне теләсә нинди әтрәк-әләмгә ышанып тапшыр инде?!» Гомерен иген игеп үткәргән җир кешесен ул вакытта да, хәзер дә ишетүче юк бит... Яңа тормыш «төзү» белән хыялланган, тормышның асылын аңларга теләп тә аңлый алмаган Әхмәтсафа кебекләрнең язмышы аяныч әлбәттә.
Моңарчы, җәмгыятьтәге каршылыклар, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, шул исәптән, татар әдәбиты мохитенең торышы хакында «архив материалларында теркәлеп калганча, артык бизәми-чукламый», хакыйкатькә хилафлык китермичә язган әдипне белми идем мин. Шуңа күрә, кемнәрнең дә булса электән яшәп киткән татар язучыларын, шагыйрләрен шәхес буларак та өйрәнәсе килгәннәргә, мин шушы «Саташып аткан таң» романын ачып карарга тәкъдим итәм.
Китапка Туфан Миннуллин сүзләре тиктомалдан гына эпиграф итеп алынмаган: «...Үткәннәрне искә төшереп, без киләчәкне кисәтеп куябыз...». Марат Дәүләтъяровның сүзләре истә: «Соңга калабыз». Бүген дә шуны әйтәсе килә: «Соңламыйк, ялгышмыйк, саташмыйк!» Кадыйр Сибгатуллин «Тора дөнья» шигырендә язып калдырганча:
Уй-фикерләр,
хисләр,
көчләр каршы,
көрәшергә кушкан,
куша язмыш.
Көтеп торып,
карап торып булмый -
бик кыйммәткә төшә хәзер ялгыш.
Татар әдәбиятына бәяләп бетергесез хезмәт куючы затларны таный, күрә алабыз икән, аларның берсе - һичшиксез, күпкырлы талант иясе, язучы, шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе, әлбәттә инде Факил Сафин! Ул Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә бик тә лаеклы олуг шәхес. Аның унтугыз намзәт катнашкан мәртәбәле бәйгедә дөрес бәя алып, җиңеп чыгарына ышанычым зур. Уңышлар телим!
Фәния ХАММАТОВА,
Яр Чаллы, 2017 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев