Юлсубино авылы мәдәният йортында күп төрле чаралар уза
Шушы көннзрдә Юлсубино авылы мәдәният йортында «Аулак өй» дип исемләнгән чигү буенча мастер класс үтте.
Аны Казан шәһәрендә яшәүче авылыбыз килене Алсу Нотфуллина үткәрде. Яңа форматта үткән мавыктыргыч, күңелле кичебез мөнәҗәтләр, жырлар, биюләр белән үрелеп барды. Чигучеләр арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, урта буын хатын-кызлары да бар иде. Табын әзерләп бергәләшеп чәй эчтек.
Бу чарадан “Ахыргысы булмасын иде” дигән теләктә таралыштык.
Алсу Вафина,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев