“Илемне саклаучыга – чиккән кулъяулык” “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем”
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы "Илемне саклаучыга - чиккән кулъяулык" һәм "Сабантуй батырына - чиккән сөлгем - минем бүләгем" исеме астында кулъяулык һәм сөлге чигүчеләрнең иҗади бәйгеләрен игълан итәләр.
Бәйгенең максаты һәм бурычлары.
· Халыкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибарны арттыру;
· үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
· әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтару.
Үткәрү шартлары.
· Бәйгегә төрле үлчәмдәге чигелгән кулъяулыклар Һәм сөлгеләр кабул ителә. Чигү ысулы чикләнелмәгән.
· Бәйгедә төрле яшьтәге кеше катнаша ала.
· Бәйге 2015 елның 12 мартыннан 12 апреленә кадәр уза.
Бәйге өчен район татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы җаваплы.
Тапшырылган эшкә автор турында тулы мәгълүмат өстәлә.
Эшләр кабул итү комиссиясенә тапшырыла.
Жюри составына Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, рәссамнәр, сәнгать белгечләре, журналистлар керә.
Бәйгегә тәкъдим ителгән кулъяулык һәм сөлгеләрдән районда күргәзмәгә оештырылачак. Ә иң яхшы дип табылганнары Бөтендөнья татар конгрессына җибәрелә. Республика күләмендә җиңүчеләрнең эшләре төрле күргәзмәләргә, чит илләргә биреләчәк.
Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне 2015 елда 12 апреленә кадәр район мәдәният йортына яисә район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методистына тапшырырга.
Тел.: 2-25-53, 2-24-30.
Белешмәләр өчен:
Әхмәтҗанова Фирдания Гомәровна, т. 89046711782.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев