“Илемне саклаучыга – чиккән кулъяулык” “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем”
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы "Илемне саклаучыга - чиккән кулъяулык" һәм "Сабантуй батырына - чиккән сөлгем - минем бүләгем" исеме астында кулъяулык һәм сөлге чигүчеләрнең иҗади бәйгесе тәмамланып килә.
Бәйгенең максатын һәм бурычларын исегезгә төшерәбез:
Халыкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибарны арттыру
үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтару.
Куелган шартлар түбәндәгечә иде:
· Бәйгегә төрле үлчәмдәге чигелгән кулъяулыклар Һәм сөлгеләр кабул ителә. Чигү ысулы чикләнелмәгән.
· Бәйгедә төрле яшьтәге кеше катнаша ала.
·
Бәйге өчен район татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы җаваплы.
Тапшырылган эшкә автор турында тулы мәгълүмат өстәлә.
Эшләр кабул итү комиссиясенә тапшырыла.
Жюри составына Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, рәссамнәр, сәнгать белгечләре, журналистлар керә.
Бәйгегә тәкъдим ителгән кулъяулык һәм сөлгеләрдән районда күргәзмәгә оештырылачак. Ә иң яхшы дип табылганнары Бөтендөнья татар конгрессына җибәрелә. Республика күләмендә җиңүчеләрнең эшләре төрле күргәзмәләргә, чит илләргә биреләчәк.
Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне район мәдәният йортына яисә район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методистына тапшырырга.
Тел.: 2-25-53, 2-24-30.
Белешмәләр өчен:
т. 89046711782.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев