Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң кадерле, игелекле затларга

Әниләр көне алдыннан районның үзешчән артистлары иң кадерле, иң игелекле затлар өчен концерт куйдылар.

Бу көнне район Мәдәният йорты сәхнәсеннән җир йөзендәге иң югары исем йөртүче Аналар хөрмәтенә иң матур, иң җылы сүзләр яңгырады. Аларга бик күп җырлар, шигырьләр багышланган. Аларның бер өлеше бәйрәм кичендә башкарылды. Районның иң яхшы артистлары, балалар коллективлары чыгыш ясадылар. Тамашачылар бигрәк тә "Кама йолдызчыклары", "Серпантин" бию коллективларын, Софья Нәгыймуллина, Рината Гыймаева җырларын яраттылар. "Калинушка" ветераннар хоры, "Өмет" фольклор ансамбле, җырчылар Айгөл Хәмәтвәлиева, Галина Хроленко, Рәсимә Зарипова, Фирдания Бәдретдинова, Эдуард Закиров, Людмила Смолина, Надежда Фомина, Лариса Кибякова, Илмир Гайнетдинов, Эльмира Сибгатова, "Камские зори" вокаль ансамбле, "Камские мелодии" гармунчылар ансамбле чыгышлары шулай ук алкышларга күмелделәр.
Алкышлардан тыш аналарның бәхетле елмаюлары да үзешчәннәргә бүләк булды инде.
Рәсемдә: Рината Гыймаева җырлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев