Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Халыкара Хатын- кызларга багышланган бәйрәм уңаеннан Чаллыбаш авылы клубында “Озак яшә, әнкәй!” дип аталган кичә уздырылды

Бәйрәмгә Чаллыбаш авылының барлык өлкән пенсионер хатын-кызлары чакырылды.

Бәйрәм кичәсе Биектау авылы җирлеге башлыгы Рәфхәт Мөхәммәтҗановның тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Бәйрәмне үзенең матур шигырьләре һәм сүзләре белән Зилә Хасанова алып барды.

Чаллыбаш клубы сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиева тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәркем күңеленә хуш килде. Зиганшин Салават һәм Зәлинәләрнең җырлауларын, Гайнетдинов Булат, Айсылу, Хәсәнов Булатның чыгышларын һәркем сокланып тыңлады.

Бәйрәмнең дәвамы бәйрәм табыны артында Вәлиева Асия апаның аятьләр укуы белән дәвам итте. Апалар рәхәтләнеп бер-берсен күчтәнәчләре белән сыйлап чәй эчтеләр, серләрен бүлештеләр, узган гомерләрен искә төшерделәр.

Зиганшина Саймә апа яшь чакларын искә төшереп җырлап җибәрде. Аңа башкалар да кушылды, татар көйләренә биеп тә алдылар. Бәйрәм һәркемгә дә бик ошады. Анда катнашкан һәркем " яңадан да очрашулар насыйп булсын! "- , дигән теләк белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев