Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Гуляй, Масленица!” да рәхәтләнеп ял иттек

Безнең Корноухово авылы күпмилләтле авыл дисәң дә ялгыш булмас. Монда татарлар, урыслар, әрмәннәр, грузиннар, үзбәкләр, башкортлар яши. Һәрбер милләтнең үз теле, үз дине булса да, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен хөрмәт итеп яшибез.

Шушы көнәрдә Корноухово мәдәният йортында "Гуляй, Масленица!" дип исемләнгән бик матур май чабу бәйрәме үткәрелде. Әлеге чараны без ел саен күңеллерәк һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз. Быел да бәйрәм бик матур һәм оешкан төстә үтте. Бәйрәмгә балалар да, яшьләр дә, өлкән һәм урта буын да шактый җыелган иде. Чараның беренче өлешен бик матур итеп шамакай ролендә Рәмзил Мирзин һәм Инсаф Закиров алып барды. "Молоток" бию түгәрәгенә йөрүче кызларның биюләре, Любовь Михайлова, Рәмзил Мирзинның дәртле җырлары бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Бәйрәмгә кунакка килгән Карачкы, Яз - Сылу һәм Кышкай балаларны төрле яктан сынады: табышмаклар әйтеп, күзләрен бәйләп, рәсем ясатып, зирәк балаларны барладылар, түгәрәккә алып чыгып, җыр - биюгә сәләтләрен тикшерделәр, капчык киеп һәм аякларын бәйләп йөгертеп, физик яктан әзерлекләрен күзәттеләр. Ә балалар үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтеп, " баллы күчтәнәчләргә" дә ия булдылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше урамда Карачкыны яндыру күренеше белән дәвам итте. Карачкы тирәли әйләнеп, җырлар җырланды. Бәйрәм, тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйланып ,кичкә кадәр дәвам итте.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Корноухово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев