Мәдәният
Фестиваль колач җәя
Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге "Туган як таланты" район фестивале озак еллар сәхнә тоткан үзешчәннәрне янә балкыта, яңа талантлар ача.
Узган шимбә көнне Олы Солтан үзешчәннәре Олы Елга мәдәният йортында концерт куеп кайттылар. Нурания Сибгатуллина, Фатыйма Мөхәммәдиева, Мәдинә Нотфуллина лаеклы ялда булсалар да сәхнәне ташламыйлар. Моңлы җырлары, дәртле биюләре белән алкышлар яулыйлар. Яшьләрдән Раил Сөнгатуллин, Алия Габделганиева, Гөлия Вәлиуллина чыгышларын да яратып кабул итте олыелгалылар.
Фото: архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев