- Әлеге авторлар белән даими эшлибез", - ди Дилбәр үзе. -Бу идея, сюжет, күңелдә бөреләнеп йөрде, башка җырга да төшерергә уйлаган идек, аннан соң әлеге жыр күңелгә якынрак тоелды да, эшкә тотындык, ике көн дигәндә төшердек. Артистлар да үз рольләрен уңышлы башкарып чыкты, дип уйлыйм. Күтәренке рухтагы, позитив клип төшерәсе килде. Винарис белән Шамил дә бер-берсенә туры килеп, күңелле бизәк өстиләр.
Көе башта башкачарак иде, күңелсез булмасын дип уйлаштык, Риф Әхмәтов аранжировка ясады. Резидә Хөсәенованың "Тәмле булсын" ресторанында төшердек. Инстаграмны карап утыра идем, бер кызның өчпочмак янында төшкән фотосын күрдем дә, кара, безгә туры килә бит бу, дидем һәм шунда ук оператор белән төшереп тә кайттык. Минем сәхнәдә сөйләп йөри торган монолог бар һәм мин шуңа кушылып жырлыйм. Башта шулай гадиерәк кенә эшләгән идек, "Мәйдан" каналына бирдек, бик ошатып бетермәделәр. Менә хәзер үзгәртеп, баетып эшләдек, "Мәйдан" һәм "TMTV" каналлары күрсәтә.
Клипның эчтәлеге бай, сюжеты кызыклы булсынга һәркем үз өлешен кертте. Спонсоры үзебез, көй авторы - Айдамир белән концертларда да бергә йөрибез, бу юлы да бергә эшләдек. Дәү әни белән дәү әтигә дә ошады. Клипта уйнап торучы музыкантларның берсе - "Риваять" төркеменнән Руслан Габитов, икенчесе Айдамир.
"Айдамир бу җырны башта Рифат Зариповка биргән булган, ул нишләптер җырламыйча сузып йөргән дә, мин сорап алдым. Рифат Зарипов миңа үпкәләп тә йөрде әле", - ди Дилбәр.
Бәясе турында сүз чыккач, "артык кыйммәт дип әйтә алмыйм, түзәрлек", - дип җаваплады Дилбәр ханым. Татарның сыйларын хуплап, мактап җырлаучы сәхнә йолдызыннан үзенең дә камыр ашларына "мәхәббәтен" сораштык.
- Мин нәрсә бар, бөтенесен ашыйм, берзаман диеталар тота идем, хәзер андый нәрсә юк. Тегендә-монда чабабыз дигәндәй, энергия дә кирәк бит инде, - дип жавап бирде Дилбәр.
http://intertat.ru
фото
Нет комментариев