Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Болгар радиосы" милли музыкаль премияләрен тапшыру тантанасында Балык Бистәсеннән дә лаеклылар булды

Күптән түгел "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә "Болгар радиосы" тарафыннан үткәрелә торган, чираттагы VII нче Милли музыкаль премияләрен тапшыру тантанасы булып узды.

Анда безнең якташыбыз, озак еллар Балык Бистәсе районы хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе, “Авыл офыклары” газетасында журналист, бүлек мөдире булып эшләгән Рәсимә Гарифуллина да Лауреат исеменә лаек булды.
Айдар Галимов  башкаруындагы “Язмышны берәү дә сайламый”  дигән җыр сүзләренең авторы буларак аңа һәм көен иҗат итүче Эльмира Галимовага Дипломнар тапшырылды.
Рәсимә ханым хәзер дә актив эшчәнлек алып бара. Аның язмалары республика һәм район матбугатында әледән әле басылып килә. Без аңа алга таба да иҗади  уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса