Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Белем бирә белү үзе бер сәләт

Итәгатьле, җайлы, матур итеп сөйләве белән үзенә җәлеп тора ул. Музыка турында сөйләгәндә күзләре очкынланып китә, сәнгатькә булган мәхәббәте әллә каян сизелеп тора.

- Минем әти гармунда уйнарга яратты. Үзе дә матур гына көйли иде. Дүртъюллыклар язып барган дәфтәре хәзер дә саклана. Моңга сәләт миңа аннан күчкәндер,-дип сөйли әңгәмәдәшем. Сүзем сәнгать мәктәбе укытучысы Алсу Галиуллина турында. Балык бистәсе беренче номерлы мәктәбендә укыганда ук музыка укытучысы Эдуард Закиров дәресләрен ярата ул. Бер үк вакытта музыка мәктәбенең фортепиано классында белем ала. Укытучылар аның музыкага сәләтле икәнен күреп алалар, киләчәктә шул юнәлеш буенча укырга кирәклеген әйтәләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, алар өч кыз бергә Түбән Кама музыка училищесына имтихан бирергә китәләр. Алар арасыннан бары тик Алсу гына укырга керә ала. "Монда башка дөньяда яшәгән кебек булды. Яшь шәһәр, тәҗрибәле укытучылар, күңелле мавыктыргыч дәресләр...",-дип искә ала ул елларны Алсу.

Студент еллар сизелми дә үтеп китә. Районга кайтып укучыларга сәнгать мәктәбендә фортепиано буенча белем бирә башлый ул. Бер елдан соң читтән торып Казан дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Музыка буенча шактый белем, тәҗрибә туплаган кызга югары белем алу авыр булмый. Районда үткәрелгән бер кичәдә сәнгать мәктәбе укытучылары белән Алсу да чыгыш ясый. Булачак тормыш иптәше аңа бер күрүдә гашыйк була, кичәнең икенче өлешендә биергә дә чакыра. Озак биегәннәре әле дә истә Алсуның. Бер елдан соң тормыш корып җибәрәләр.

Тулырак язманы газетаның киләсе санарыннан укый алырсыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгатькә булган мәхәббәте әллә каян сизелеп тора