Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә “Әниләр” көненә багышланган кичә үтте

Район үзәк китапханәсендә “Әниләр” көненә багышланган кичә үтте. Зал бәйрәмчә бизәлгән, кунакларны көтәләр.  Бер почмакта “Әнием бердәнберем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган.

Алып баручы, китапханәче Фәүзия Хөсәенова бәйрәмне ачып җибәрде. “Газиз әниләребез, сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәләмәтлекнең ныгын, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Сезнең өчен мондый бәйрәмнәр елга бер генә түгел, көн дә булып торсын”, - дип теләкләрен җиткерде ул. Әйе, җир йөзендә иң кадерле, иң газиз кеше  ул әниләр. Китапханә директоры Раүфә Кадыйрова да килгән кунакларны бәйрәм белән котлап узды. Аннан әниләр белән кызыклы уеннар оештырдылар. “Булсаң зирәк - әйт тизрәк”, “Поварлар бәйгесе”ндә сынатмады алар. Табышмакларга да оста җаваплар бирделәр. “Бүген бездә кунакка Балык Бистәсенең иң уңган, иң булган, иң чибәр һәм зирәк әниләребез килгән”, - ди алып баручы Фәүзия Хөсәенова. Бәйрәмгә килгән әниләр төрле яшьтә булсалар да уртак сүзләре күп иде. Балалары белән булган кызыклы вакыйгаларны да искә алдылар. Баланың дөньяга килүе, аңа исем кушу көне, беренче адымы, беренче сүзләре  - болар барысы да аналарның күңелендә бүгенгедәй саклана. Бу турыда сөйләгәндә, хәтер дәфтәрен барлаганда  әниләр күзләрендә очкын сизелде. Бәйрәм шигырь сөйләү, җырлар башкару белән үрелеп  барды. Әниләр чын күңелдән ял итеп, аралашып, гапләшеп утырдылар. 

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса