Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе “Яз” вокал ансамбле Шетнево-Тулуш авылында

2020 елның яз ае Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы ала. Күпме юксыну, сагыш тулы дистәләгән елларны сыендырган чор бит ул...

 Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Яз” вокал ансамбле һәм автоклуб иҗат-моңнарын Шетнево-Тулуш авылы халкына җиткерү нияте белән юлга чыкты. Алай гына түгел, район мәдәният йорты инициативасы белән уйлап табылган төп нияте – бу авылда яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белешү, аларның күңел моңнарын ишетеп, хәерле озын гомерләр теләү, кечкенә генә күчтәнәчләрен тапшыру иде. Әлеге игелекле гамәлгә тыл хезмәтчәннәре бик рәхмәтле калдылар. Соңыннан авыл мәдәният йортында «Күңел җылыбыз сезгә!» дип исемләнгән концерт программасы булды.

Чыннан да, олы кешегә күпме кирәк соң? Назлы караш, җылы сүз... Хөрмәтебезне җиткерик, изгелек кылырга ашыгыйк! Район мәдәният йорты башлангычын үрнәк итеп куйыйк!

Алга таба да автоклуб үз эшен дәвам итәчәк. Авылларга концертлар белән килеп халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

 

Автор Ф.Фазылова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса