Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” республика тефестиваленең муниципаль этабы үтте

Узган атнада Балык Бистәсе мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Аңа кадәр 21-22 февраль көннәрендә Күгәрчен һәм Тәб. Чаллы авыллары мәдәният йортында фестивальнең сайлап алу туры узган иде. Анда 66 яшь башкаручы чыгыш ясады.
Бәйге катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, профессиональ сәхнәгә чыгу, яшь талантларга ярдәм итү системасын булдыру максатыннан үткәрелә. Төп максаты–районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне эзләү һәм аларның сәләтләрен үстерү.
Чыгышлар “Вокал соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләре буенча бәяләнде. Берсеннән-берсе талантлы яшь башкаручы, сәләтле биюче һәм нәфис сүз осталарының чыгышларын игътибар белән күзәтүче жюри әгъзаларына иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмагандыр әлбәттә. Фестивальнең муниципаль этабында, 53 чыгыш арасыннан төрле номинацияләр буенча 26 сы, 22-23 мартта Лаеш районында узачак республиканың зональ этабына  үтте.

Луиза 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса