Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе Корноухово мәдәният йортында эшләп килүче "Рябинушка" үзешчән вокал коллективы интернатта тәрбияләнүчеләрне сөендергәннәр

Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларның хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар. 

Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары арту да безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу–барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, килешерсез, дип уйлыйм. Бары тик күңелендә шәфкатьлелек орлыклары йөрткән, күркәм гадәтләргә ия кеше генә бәхетле, кешелекле була ала.
6 нчы декабрь көнне  Корноухово мәдәният йортында эшләп килүче "Рябинушка" үзешчән вокал коллективы Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Корноухово картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларны "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерде. Еладылар, җырладылар, биеделәр дә әби-бабайлар. Картлар йортында тәрбияләнүче Валентина Фролованың гомер бәйрәме - туган көненә җиткергән котлауларыбыз,  картлар йорты директоры Светлана Гарипованың тәбрикләү сүзләре үзешчәннәребезнең берсеннән - берсе моңлы җырларына уралып, өлкәннәребезгә бәйрәм кәефе өстәде.
  

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Корноухово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса