Балыкбистәлеләр, “Без Тукай варислары” бәйгесенең җиңүчеләре исемлеге белән танышыгыз
Балалар иҗат үзәгендә "Без - Тукай варислары" исемле районкүләм конкурсының финал өлеше үтте.
Ул Габдулла Тукай тууының 130 еллыгына багышланды. Бәйгедә мәктәп (сайлау) этабында җиңүчеләр - мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар өч төрле номинациядә ярышты. Кемдер шигырь уку осталыгын күрсәтте. Икенчеләре Тукайга багышланган презентация белән чыгыш ясады. Өченчеләре язучының шигырьләрен һәм әкиятләрен сәхнәләштерде. Чыгышларда музыка, образны ачык күрсәтү өчен матур костюмнар да кулланылды. Жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән карады. Бәяләү критерийлары катлаулы иде.
"Шигырьне дәү әнием белән өйрәндем"
Юлсубино мәктәбенең өченче сыйныф укучылары "Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрен сәхнәләштергәндә залдагылар тын калып тыңладылар. "Бергә өйрәндек. Балалар бик тырышты. Ә әти-әниләре сәхнә кирәк-яракларын әзерләделәр. Балалар бик сәләтле, алар белән шөгыльләнергә генә кирәк",-ди сыйныф җитәкчесе Дания Мөбәрәкшина. Татар әбие булып киенгән беренче номерлы гимназиянең бишенче сыйныф укучысы Ралинә Галиуллина үзенең чыгышы белән тамашачы күңелен тиз яулады. Ул "Кышкы кич" шигырен бик оста сөйләде. "Авылдагы дәү әнием белән өйрәндем бу шигырьне. Миңа Тукай әсәрләре ошый",-диде ул. Укучылар берсеннән-берсе уздырып шигырь уку, җырлау, театр кую осталыкларын күрсәттеләр. Олы Елга мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Альмир Хабибуллин "Өзелгән өмет" әсәрен барлык шартларга туры китереп башкарды. Залда "молодец", дигән сүзләр дә ишетелде. "Хисле шигырь бу. Бәйгедә катнашу өчен шигырьне без бик озак эзләдек. Монысы бер укып чыгуда күңелгә ошады. Ошаган шигырьне ятлауы да җиңел бит. Укытучым Әлфинур Мөхәммәтшинаның ярдәме зур булды. Ул бездә Тукай әсәрләренә кызыксыну, мәхәббәт хисләре тәрбияләде",-диде ул. Конкурс барышында тагын берничә катнашучы белән аралашып алдым. "Мин Габдулла Тукайның "Пар ат" шигыре белән чыгыш ясарга җыенам. Авыл тормышы безгә якын. Шуңа күрә дә бу әсәрне сайладым. Яттан өйрәнүе җиңел булмады, әлбәттә",-ди Бәтке мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илнур Насыйбуллин. "130 ел үтсә дә Тукай иҗаты хәзер дә актуаль, әсәрләрен җылы кабул итәбез. Кечкенәдән балалар аның шигырьләрен өйрәнеп үсәләр. Бүген Илнурның беренче генә чыгышы түгел, район күләмендә үткән бәйгеләрдә дә алдынгы урыннарны ала ул",-дип сүзгә кушылды татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңнегөл Хөсәенова. Олы Кульга авылыннан килгән 8 сыйныф укучысы Ислам Хөснетдинов исә "Туган авыл"ны башкарачак. "Шигырьне яттан бик тиз өйрәндем. Темасы күңелемә якын булды, шуңа да сайлаганмындыр мин аны",-ди ул. "Авылның матурлыгын, гүзәллеген балалар кечкенәдән күреп, белеп үсәләр. Шуңа күрә дә иң якын темаларның берсе алар өчен "Туган авыл". Ислам безнең бик актив укучы. Сугыш темасына әзерләнгән презентациясе белән район күләмендә үткән конкурста икенче урынны алды. Бүген дә аңа уңышлар юлдаш булсын",-дип теләкләрен җиткерде укытучысы Гөлназ Мингарипова.
Һәр чыгыш игътибарга лаеклы, дисәң дә ялгыш булмас. Жюри әгъзалары урыннар билгеләү белән беррәттән махсус диплом ияләрен дә барладылар.
Бәйгенең җиңүчеләре
- "Г. Тукай- безнең йөрәкләрдә" исемле шигырь һәм җыр номинациясе буенча беренче урынны мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасыннан Самирә Бакирова (Биектау "Кояшкай"), Данис Маликов (Зур Мәшләк "Шатлык"), Камил Мингарипов (Б.Бистәсе "Березка") алды.
- 1-4 сыйныфлар арасыннан Максим Власов (Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе), Гөлия Гайсина (К.Бөкәш мәктәбе), Әмир Багавиев, Булат Мөбәрәкшин, Сөмбел Кәримова һәм Сәет Дәүләтов чыгышы (Ямаш мәктәбе).
- 5-8 сыйныфлар- гран-при иясе - Каримова Алинә (Ямаш урта гомуми белем бирү мәктәбе) 1 урын-Низамов Фидан (Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбе), Миннегалиева Галиябану ( Масловка урта гомуми белем бирү мәктәбе), Захарова Варвара ( Масловка урта гомуми белем бирү мәктәбе)
- 9-11 сыйныфлар-Каримуллин Дилүс ( Ю.Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбе), Хәбибуллин Альмир (Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе)
Җырлар буенча 1- урын:
- 1-4 сыйныфлар- Хәбибуллина Зәринә ( Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе), Мөбәракова Зәмирә (Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбе)
- 5-8 сыйныфлар -6 А сыйныф вокаль ансамбле (Балык Бистәсе беренче нәмерлы гимназия)
2."Театр яктылыкка, нурга илтә" номинациясе буенча 1-урыннар:
- 1-4 сыйныфлар- Багавиев Әмир, Мөбәрәкшин Булат, Кәримова Сөмбел һәм Дәүләтов Сәет чыгышы (Ямаш урта гомуми белем бирү мәктәбе)
- 5-8 сыйныфлар- Галиуллина Ролинә (Б.Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе)
3. Г. Тукай образының әдәбият музыка һәм сәнгатьтә чагылышы" презентация номинациясе буенча 1- урыннар:
- 5-7 сыйныфлар- Хуснутдинова Ризилә(Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе)
- 10- 11 сыйныфлар-Габдриев Булат (Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе)
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев