Балык Бистәсеннән, якташыбыз -шагыйрь һәм журналист Ибраһим Биектаулыга 80 яшь
Татар әдәбияты беркайчан да XX гасыр кысалап куйган Татарстан дигән республика территориясендә яшәгән татар халкы әдәбияты гына булмады. Моңа мисаллар китереп торуның хаҗәте юк. Аның географик чикләре киң. Кызганычка каршы, татар телендә укыту, тәрбия бирү мөмкинлекләренең нык кысылуы нәтиҗәсендә аның куллану даирәсе генә тараеп калмады, шулай ук күп төбәкләрдә татарлар...
Кыскасы, әдәбиятыбызга чит төбәкләрдән талантлы әдипләр килү бөтенләй диярлек тукталды. Рәсәйдә милли сәясәт алып барылмау (бәлки, бу киресенчә, башка халыкларны урыслаштыру буенча яшерен сәясәттер) нәтиҗәсендә татар дигән милләтнең әле дә шушы көнгә хәтле яшәп килүенә бер караганда гаҗәпләнергә, сокланырга һәм горурланырга кирәктер!
Татар галәмендә "Татар диаспросы" төшенчә күпләргә билгеле - ул мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, гыйлем дөньябызны, милли үзаңыбызны баетуга мул өлеш керткән күренекле шәхесләре белән дан тоткан Удмуртия Республикасының Иҗау каласына да кагыла .
Ибраһим Биектаулы 1937 елның 28 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районының Биектау авылында туган. Бүген Удмуртия Республикасының Иҗау шәһәрендә яши. Ибраһим 1954 елда Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый, Казандагы...
Рамазан Кабиров,
Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы.
Мәкаләнең тулы варианты белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев