Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсендә “Медицина балалар карашыннан” бәйгесе узды (+фото)

Татарстан республикасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы "Медицина балалар карашыннан" темасына балалар рәсемнәреннән конкурс игълан иткән.

Шул уңайдан район үзәк поликлиникасында да рәсем сәнгате күргәзмәсе оештырылган иде.

-Конкурсның максаты укучы балаларда медицина һөнәренә мәхәббәт, горурлык хисләре уяту һәм балаларның сәнгать иҗатын үстерү,-диде район профсоюз оешмасы җитәкчесе Владислав Мандрейкин. -Бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Жюри исә рәсемнәрне өч категория буенча: 7-10 яшь аралыгында; 11-14 яшьтәгеләр; 15 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасыннан сайлап алачак.

Конкурс мәктәп укучыларында зур кызыксыну уяткан. Медицина өлкәсен һәркем үзенчә күзаллаган. Табибларның авыруларны кабул итүе, аларны дәвалауларны да рәсемнәрендә оста сурәтләп бирә алган укучылар.

-Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар һәр конкурста диярлек катнашалар. Бу бәйгегә дә үз иҗат җимешләрен теләп тәкъдим иттеләр,-ди Фәния Якупова.

Республикакүләм конкурска әлеге рәсемнәр арасыннан Балык Бистәсе гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Ильзидә Сәфәрованың "Тормыш агачы", Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рушан Әминовның " Йөрәкне саклагыз!" һәм шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Ксения Мандрейкинаның "Авыр очрак" дигән рәсемнәре сайлап алынды.

Гөлназ Зарипова,

Фәрваз Каюмова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге медицина