Балык Бистәсендә “Кызлар! Мәхәббәт! Яз!” бәйгесе узды (ФОТО)
Район мәдәният йортында "Кызлар! Мәхәббәт! Яз!" исемле конкурс булды. Ул хатын-кызлар көненә багышланган иде. Бәйгене мәдәният йорты хезмәткәрләре Илшат Кәримуллин белән Гөлия Кадыйрова алып барды.
Конкурста район мәгариф бүлеге, үзәк хастаханә, яшьләр политикасы, спорт һәм туризм бүлеге командалары көч сынашты. Кызларның уңганлыгын, осталыгын җюри әгъзалары - ир-егетләребез бәяләде. Бәйге башланганчы Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге "Кама йолдызчыклары" балалар бию коллективы барысын да бәйрәм белән котлады, "Табигый су" биюен бүләк итте. Командалар белән таныштырганнан соң Сергей Фалин "Кара күзләр" исемле җыр башкарды.
Тулырак язманы газетадан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев