Балык Бистәсе Юлсубино гомумбелем мәктәбе укучылары спектакль куйганнар
Мәңгелек әкиятләр искерми, ә еллар үткән саен яңача кабул ителә. Юлсубино гомумбелем мәктәбендә татар теле атналыгы кысаларында сәхнәләштерелгән "Кәҗә,Сарык һәм башкалар" әкият-тамашасы моның ачык мисалы. Драматург Илгиз Зәйниев Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" һәм башка әкиятләренә нигезләнеп, бик матур заманча әсәр тудырган. Моның шулай икәнлегенә, әсәрне сәхнәдә күргәч, ныграк ышанасың.
Тамашачыны җәлеп итәрлек сәхнә күренеше, яшь артистларның, образга кереп, оста итеп уйнаулары һәм тамашачыга җиткерүләре - барысы да әсәрнең сәхнәгә куелышын югары дәрәҗәгә күтәрде.
Хуҗалары (Айсылу Мостафина һәм Салават Гарипов) Кәҗә (Фаил Хакимов) белән Сарыкны (Адилә Гилемҗанова) куып чыгаргач, аларга Акбай (Гүзәл Фәрзетдинова) очрый. "Кызыклы шәкерт" Акбае инде үскән, ныгыган. Шулай да үз-үзен тотуы һаман сабыйларча.
Кәҗә белән Сарыкның сәяхәте озын һәм дәвамлы. Әсәрдә алар бергәлекне һәм дуслыкны оештыручы образ буларак бирелә. Юлларында очраган Су анасы (Мәдинә Сәлахиева) һәм Шүрәленең (Гөлзидә Кәримуллина) бер-берсен табуына да алар сәбәпче. Шул ук вакытта тәккәббер Күк сыерны (Зәринә Сөниева) да үз урынына тиз утырталар: андыйларны алар дус итмиләр.
Әсәр заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Күренеш һәм вакыйгаларның тиз алышынуын алар бик җиңел кабул итте. Учак янына җыелган бүреләрнең (Ландыш Мөхәммәтҗанова, Энҗе Гилемханова, Эльвина Зәйнуллина, Муса Нәҗмиев) күңел ачып, заманча "рок" биюләре яшь тамашачыны урыныннан кузгатты.
Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә сөендерде. Бу, әлбәттә, түгәрәк җитәкчесе Айсылу Сахапованың да зур хезмәте.
Илзирә Кәримуллина,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев