Балык бистәсе районында заманча күчмә кино күрсәтү мөмкинлеге туарга тора
Рәсми чыганаклардан мәгьлүм булганча, бик тиздән район кино челтәренә кино күрсәтү аппаратлары белән җиһазланган махсус машина кайтачак.
Бу бүләкнең районыбыз өлешенә республика мәдәният министрлыгыннан " Кино елы" уңаеннан тигәнлеге билгеле булды. " Әгәр машиналы булабыз икән, бу безгә бик күп киносөюче райондашларыбыз белән күрешү мөмкинлеген арттырачак",- диде кино челтәре җитәкчесе Лидия Давыдова сөенече белән уртаклашып. Моңа чаклы хезмәт күрсәтү иске машина белән башкарылып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев