Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсендә сәнгать төне узды-Фото

Сәнгать кичәсендә китапханә әдәбият шәһәренә, ә заллары- әлеге шәһәрнең "Диңгез култыгы", "Зирәкләр урамы" урамнарына әйләнде.

Кунакларны убырлы карчык һәм аның ярдәмчеләре, милли киемнән татар кызы, үлемсез Кощей каршы алдылар. Убырлы карчыкның шаяртулары кунакларның күңелен күтәреп җибәрде. Ул алаларны кертәсе килмәде. Хәйләкәр сораулары белән куркытмакчы булган иде. "Кара тартмадан" җисемнәр күрсәтеп кайсы әкияттән икәнен әйтеп бирергә кушты. Дөрес җавап бирүчеләр пазл алып түргәрәк үтә алды. Бу шәһәрнең урамнарындагы лабиринтларда адашмас өчен Убырлы кунакларны залга озатты. Беренче каттагы залда "Диңгез култыгы" урамында яшәүче йолдызга тап булдылар. Ул да табышмаклар белән каршы алды аларны. Җөмләләр аша әкият геройларын танып белергә кирәк иде. Тапкырлар пазл һәм үзләре турындагы гороскоп алдылар. Алда "Зирәкләр урамы" басып тора. Аның бер ягында китап исемлекләре, икенче ягында китап авторлары язылган кәгазь витрина. Бу урамның иң өлкәне Кот в сапогах кунакларга һәр витринадан кәгазь алып китап исеменә туры килгән авторны әйтергә кушты. Укучылар бу биремгә тиз җавап таптылар. Дөрес җавап бирүчеләр алга үттеләр. Бу серле һәм караңгы урамда чегәннәр, үлемсез Кощей, шүрәле яши. Сез Зәңгәр сакал яки Принцесса на горошине, Күмеркәй яки шүрәленең кайсысы булыр идегез?-дигән сораулар бирде алар. Кичәнең иң күңелле мизгелләренең берсе булды. Бу геройлар сораулар белән бутап бетерделәр. Әлеге урамга кергәннәр генә үткәннәрдән фото, үткәннәрне сөйләүче нинди китап алырга кирәклеге турындагы тәкъдимнәр алдылар.

Икенче каттагы "Әдәби эстрада" урамында мультфильм, фильмнарда башкарылган җырларны тыңладылар, бергәләп җырладылар.

"Китап" урамы үзенең кунакларын әдәби викторина белән каршы алды. Сорауларларның төрлесе бар, гадие дә катлаулысы да. Кунаклар бик тиз җавап таптылар. Күңелсезләнергә вакыт булмады. Кичә буе кызык булды, көлү яңгырап торды.

Биредә тагын әкият геройлары кыяфәтендә фото, рамкада рәсем ясадылар, картиналар презентациясе карадылар. Уенның ахыры килеп җитте. Катнашучылар конкурсларда алган пазллардан "Китаплар патшасы" фотосын җыярга керештеләр. Стеллажлар арасыннан китаплар белән "Китаплар патшасы" үзе-библиотека директоры килеп чыкты! "Барлык катнашучылар да биремнәрне үтәдегез, әкият, балалар китапларындагы геройлар турындагы белемнәрегез яхшы икәнлеген күрсәттегез!",-дип җиңүчеләрне котлады ул. Уенның төп призы "Китаплар патшасы" белән гомуми фото булды.

-Без монда килгәнебезгә бер дә үкенмибез. Рәхмәт оештыручыларга-диештеләр бу чарада катнашучылар.

Без, китапханә хезмәткәрләре, "Китаплар патшасы"н эзлүдә безнең белән чын дуслар: әниләре белән Балык Бистәсе гимназиясенең югары сыйныф укучылары, районыбыз яшьләре, китапханә каршындагы "Иҗат чишмәсе" исемле поэзия сөючеләр клубы әгъзалары, оешма җитәкчеләре булганына шатбыз.

Ирина Зимнякова,

район үзәк китапханәсенең төп библиографы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә