Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык бистәсе районы Яңа-Сала авылында 23 февраль бәйрәме уңаеннан кичә үткәрелде (ФОТО)

23 февральдә иксез-чиксез илебез Ватанны саклаучыларның барлык буыннары алдында баш иеп, халыкның яраткан бәйрәмнәреннән берсен билгеләп үтә.

Кораллы Көчләр гомер-гомергә Россия дәүләтенең тотрыклылык һәм тынычлык нигезе булып килде. Алар туган йортыбызның иминлеге, дәүләт чикләренең кагылгысызлыгы өчен җавап бирә. Илебезнең иң булдыклы миллионнарча ул-кызы, Ватаныбызның изге чикләрен саклап, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында мәңгегә ятып калды.


Без бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы, "әфганчы" хәрбиләрнең фидакарьлеге, бүгенге "кайнар нокта" ларда Россиянең бөтенлеген саклаучы солдатлар һәм офицерларның ныклыгы белән горурланабыз. Без теләсә кайсы минутта ил сагына басарга әзер булган һәркемгә рәхмәтлебез.
Яңа-Сала авылы клубында китапханә белән берлектә үткәрелгән бәйрәм кичәсе "әфганчы", "утлы нокта" ларда хезмәт иткән ир-егетләребезгә һәм бүгенгесе көнне армия сафларында хезмәт итүче егетләребезгә багышланган иде.

Бәйрәмнең беренче өлеше "әфганчы" һәм "утлы нокта" ларда хезмәт иткән егетләребез хакында иде. Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган якташларыбызны Чаллыбаш авылыннан Җамалиев Сәлимне, Үрнәк авылыннан Хәбриев Илфатны искә алдык һәм аларның кичәгә чакырылган туганнары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Зөмәрә Хәбибуллинаның шушы ике егетнең әниләренә багышлап язган "Һәйкәл яннарына ана килгән" дигән шигыре укылды.


Бәйдамшин Илсур Мөнир улы, Бәдертдинов Салих Хөснетдин улы, Атнагулов Газинур Котдус улы,Гыйләҗев Рәүф Фәхертдин улы, Имамиев Вәкил Нәҗип улы, Вазиков Ирек Хәмәт улы, Шәйхетдинов Илназ Мансур улы , Мәрданов Минияз Ильяс улы,Фазылҗанов Илшат Илдус улы... Бу егетләр үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда һәм Чәчән республикасында намус белән үтәделәр.


Кичәбезгә кунак булып килгән "әфганчы " егетебез Бәдертдинов Салих медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән халык каршына чыгып баскач, барыбызда да сорау туды,нинди батырлык өчен бирелде икән әлеге бүләкләр? Егетебез тыйнак кына, (әйтерсең, сугышта булмаган) кыскы гына итеп Кызыл Йолдыз орденының ни өчен бирелүен сөйләде. Бүгенгесе көнне Салих гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши. Анда да безне онытмыйлар , бәйрәмгә, мәктәпләргә очрашуларга чакыралар ,дип тәмамлады ул үзенең чыгышын рәхмәт хисләре белән. Чәчән республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетебез Вазиков Ирек тә булачак солдатларга үзенең киңәшләрен бирде. Армия- ул зур тормыш мәктәбе һәм илебезне саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Егетләребезгә бары тик тыныч шартларда, кан коюларсыз гына хезмәт итәргә язсын, диде ул.


Якташыбыз К.Сибгатуллинның "Ирләр елый", "Без сугышта һаман", "Яшел килеш яфрак коела" һ.б. шигырьләре укылды.

Солдат сугышны сайлап алмый һәм сугыш игълан итми. Әмма ул , хәрби бурычына тугры калып, халык һәм ил исеменнән бирелгән һәр приказны төгәл үти. Аның батырлыгы, даны, Ватанга булган мәхәббәте һәм хөрмәте шунда чагыла.

Бүгенгесе көнне Яңавыл авылыннан Шакиров Инсаф, Фаттахов Илназ, Яңа-Саладан Сафин Рәзил, Хәбибуллин Артур, Чаллыбашы авылыннан Хәбибуллин Рәмис безнең тынычлыгыбызны саклап армия сафларында хезмәт итәләр. Кичәбезнең икенче өлеше шушы егетләргә багышланды. Котлаулардан соң,элеккеге гадәт буенча кичәбезнең бу өлеше солдат хатлары уку белән башланып китте. Кичәгә егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Хезмәт итүче егетләрнең әтиләре дә бу кичәдә үзләренең солдат вакытларын сагынып искә алдылар, армиядә булган кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр.

Шунысы куанычлы, кичәгә Шакиров Инсафның әбисе Рәшидә апа да килгән иде. Ул үзенең яраткан оныгы турында бик горурланып сөйләде. 4 улым армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Хәзер оныкларга чират җитте. Икенче оныгымны озаттым инде. Аллага шөкер, барысы да исән-саулар, илләребез имин булып барлык егетләргә дә исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын , бер анага да бала хәсрәтләре күрергә язмасын, диде ул.

Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачы Сафина Энҗе, Кәримуллина Айгөл, Шәрәфиев Илназ, Сабирова Алиянең чыгышларын алкышлар белән каршы алдылар.

Кичәгә килгән кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр, бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Ветеран укытучы Саттарова Гөлсинә Газиз кызы,
эшмәкәр Мөхәммәтшин Әсгать Габделхәй улыкичәне хуплап үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Сәлахиева Гөлсинә,

китапханәче.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев