Сәнгать мәктәбенең "Рапсодия" хореографик коллективы район һәм республика күләмендәге ярышларда актив катнашучы булып тора.
Популярлык казанган бу коллектив район һәм республикага гына түгел аннан читтә дә танылган. Бүгенге көндә коллективта дүрт яшьтән алып унсигез яшькәчә балалар шөгыльләнә. Яшь буенча һәр группа психологик-педагогик үзенчәлекләр - ритмика, классика, халык - сәхнә, заманча биюләрне өйрәнәләр. Тарихи балет сәнгатен үзләштерәләр. Билгеләнгән курсларны тәмамлап, имтихан биргәннән соң да балалар коллективта шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Ә кайберләре укытучы һөнәрен дәвам итәр өчен хореографик белем алырга китәләр. Тиздән сәнгать мәктәбебезгә яңа педагоглар - Илсөяр Зиннатуллина, Анна Гребенщикова, Иван Масловлар кайтыр дип өметләнәбез.
"Рапсодия" коллективы репертуары төрле стильдәге хореографик композициядән тора. Бу заманча хореография, стилле, эстрада, балаларның заманча биюләре. Укучыларга төрле стилле биюләр бик ошый. Аннан ниндидер яңалык алалар. Коллектив бер урында гына таптанмый, үзенең репертуарын һәрвакыт тулыландырып тора. Аларның һәр биюе ул бер вакыйга, тарих, төрле һәм кабатланмый торган сүрәт, серлелек. Ел саен "Рапсодия" төркеме үзләренең оригинал һәм профессионал чыгышлары белән генә түгел, ә матур, ачык костюмнары белән дә шаккатыра.
Бу коллектив дүрт ел рәттән "Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм балалар фестивалендә җиңү яулап кайтты. Татарстан Республикасы Президентының дәүләт стипендиясенә лаек булдылар. 2012-2015 елларда Кырымга юллама белән бүләкләнделәр. Балалар анда ял итеп кенә калмадылар Кара диңгез морякларына, Кырымда яшәүчеләргә, "Артек" лагеренда, Бахчисарай районы кешеләренә концерт программалары күрсәттеләр. Әлеге чыгышлар өчен коллектив җитәкчеләре Кырым республикасының мәдәният министры, Кара диңгез флоты командасы һәм Рәсәй Федерациясенең Симферопальдәге консуллыгы грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгының бүләкләренә дә ия булдылар.
Иҗади максат, ярышу дәрте кайнап торган коллектив шәһәр, региональ, хәтта Рәсәйкүләм, халыкара бәйге һәм фестивальләрдә катнашырга әзер. Алар өчен иң югары җиңү "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә "Гран-при" оту булган. Бу җиңүдә балаларның гына түгел, ата-ана һәм педагогларның да өлеше зур. Коллектив бу бәйгедән Татарстан республикасының мәдәният үсешен җитәкләүче фондтан 50 мең, Татарстан Республикасы Президентының 100 меңлек премиясенә ия булып кайттылар. Шулай ук җитәкчеләр дә Фән һәм Мәгариф министрлыгының 30 меңлек гранты белән бүләкләнделәр. Шулай итеп йолдызлыклар арасында "Рапсодия" исемле йолдыз барлыкка килде. Әлеге йолдыз безнең иҗади юлыбызны һәрвакыт яктыртып торсын, яңа җиңүләр алып килсен.
Елена Фасхутдинова,
Светлана Гаврилова.
Нет комментариев