Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы таланты бүгенге көн ниләр кылып йөри

Айрат Ихсанов исеме безнең төбәктә әле күпләргә таныш та түгелдер, мөгаен. Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туып үскән ул.

Бүгенгесе көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче автор - башкаручы егет турында бу шәһәрдә белмәгән, ишетмәгән кеше юк. Моннан бер - ике ел элек социаль челтәрдә мин аның җырларына тап булдым. Йөрәктән ургылып чыккан җырлар. Алай гына да түгел, әлеге җырларны ул нәкъ менә үзе башкара. 90 нчы еллар башында авылдагы туган нигезләрен сатып, шәһәргә китеп төпләнгәч тә, аның тормышы белән мин бериникадәр дәрәҗәдә хәбәрдар идем. Тик музыка белән ныклап торып "җенләнүе" хакында мин әле моннан берничә ел элек кенә белдем. Күпме аллардан соң канга сеңгән музыкага булган сәләт үзенекен иткән, димәк. Күп кенә яшь кызларның төн йокыларын качырган ул чибәр егет кайларда хәзер? Ниләр белән шөгыльләнә? Нинди үрләр яулый? Әйдәгез, бу хакта аның үзеннән сорыйк әле.

-Айрат, әле Күгәрчендә яшәгән елларда ук мин синең музыка белән мавыгуың турында әзме - күпме хәбардар инде. Авыл сәхнәләрендә барабанда уйнап чыгыш ясавыңны да яхшы хәтерлим.Вакыт машинасын артка күчереп, шул елларга кайтып килик әле.

Авылда яшәгән чорда бертөркем егетләр белән "Дебют" ансамбле оештырган идек без. Шул яшүсмер чактагы "Дебют" ансамблендэ барабанда уйнаган чаклар күңелдә сакланып калган. Салават абый Фатхетдиновның репертуарыннан "Ап-пак карлар" дигән җырны шул "Дебют" ансамбле белән башкара идек. Әле дэ хәтерлим, репетицияләрдә барабан таягын бармакларда әйләндереп уйнарга тырыша идем, ләкин ул минем бик шома гына барып чыкмый иде. Соңыннан, тырыша торгач, барыбер өйрәндем. Гомумән, авылда яшәгәндә музыка укытучысы Марсель абый Җәләлов белән төрле чараларда катнаша идем. Ул кайбер вакытта мине 1,2 жыр белән чыгыш ясарга чакырган чакларда мин баш та тарткалый идем, хәзер шуңа үкенеп утырам. Күп очракта ретро жырлар "Ак каен", "Бәхет төне" җырлары белән чыгыш ясый идем. Авыл клубында "Бәхет төне" җырына аяк тибә-тибә кул чапканнары хәтеремдә бик яхшы скланып калган. Бу жырның ул вакытларда бик популярлашыпкилгән вакытлары иде. Ул елларда да шигырьләр яза идем. Музыкага тартылу миңа каян килгәндер,белмим, әти-әнием икесе дә гомер буе укытучы булып эшләделәр. Музыкага тартылу берникадәр вакыт туктап та торды, чөнки кеше җырларын җырлап, үземне танытуны кирәк санамадым. Ә хәзер, автор җырларым интернет челтәрендә күпләп тарала башлагач, аларның үсешенә нык игътибар бирә башладым.

Гүзәл Хәбибуллина.

Язманың тулы варианты белән газетабыз битләрендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев