Балык Бистәсе районы Бикчурай( Чураш) "Авыл көне"ндә халык 12 сәгать бәйрәм итте( фотолар).
!6 июль көнне сәгать өчтә башланып киткән бәйрәм икенче көнне иртәнге өченчедә генә тәмамланды. Чарага берничә меңләгән тамашачы, дистәләгән артистлар килгән иде.
Бәйрәм чыгымнарын , нигездә, шушы авылда туып- үскән егет- кызлар күтәргән." Авыл көне"н район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Республикасы сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гөбәйдуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды директоры, якташыбыз Нурия Һашимова һәм тагын күп кенә мәртәбәле кунаклар тамаша кылдылар. Халык бәйрәмнән зур канәгатьләнү белән таралышты. Бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән һәркем бу көнне тамашачының югары бәясенә лаек булды. Бикчурай " Авыл көне"нең баш батыры булып Дамир Хәйриев калды.
Вазыйх Фатыйхов.
Вазыйх Фатыйхов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев