Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе район газетасының иҗатташ дуслары бер кичәдә ике чара тамаша кылдылар (+фоторепортаж)

Балык Бистәсе район газетасының иҗатташ дуслары бер кичәдә ике чара тамаша кылдылар

Бүген редакция коллективы районның үзәк китапханәсендә "Без Тукай оныкчыклары" исеме астында әдәби кичә үткәрде. Кунакка "Энҗе бөртекләре" түгәрәгенә йөрүче балалар - Котлы Бөкәш, Балтач, Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Балык Бистәсе гимназиясе, 2 нче номерлы мәктәп укучылары килгәннәр иде. Алар Тукай шигырьләрен, җырларын башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм җанлы, яз җилләре кебек җылы атмосферада үтте. Катнашучыларның һәрберсе шагыйрь Вазыйх Фатыйховның китабы белән бүләкләнде.

Кичә тагын бер күркәм чарага бизәлде. Анда ел дәвамында газета белән ныклы иҗади дуслыкта булганнар хөрмәтләнде. Ягьни, редакциянең матур традицион кысаларында дәвам итүче бәйге җиңүчеләре - "Кадыйр Сибгатуллин премиясе"нең быелгы лауреатларына премияләр тапшырылды.. Быел Тукай юбилее- шигырь елы уңаеннан аны ике иҗатчыга бирергә карар кылдылар. 2015-2016 еллардагы нәтиҗәле иҗатлары һәм район газетасы битләрендә актив катнашулары өчен Балтач авылыннан Фәйрүзә Бәдәмшина һәм Корноухово авылыннан Гүзәл Хәбибуллинага тапшырылды ул. Яшь каләм ияләре өчен "Авыл офыклары" газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов быелдан үзенең шәхси премиясен булдырды. Беренчесе- быелгысы Балык Бистәсе гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Хәбибуллинага бирелде.

Катнашычалар исемлеге:

Күгәрченнән

Зилә Кыямова

Дилә Гатауллина

Ризәлә Гыйлемханова

Гимназия

Ралинә Гатауллина

Эмелия Маямсина

Дилә Валиева

Балтач

Инзилә Сәлахова

Югары Тегермәнлек

Айсылу Габдрахманова

Котлы Бөкәш

Әлфис Шәмсевәлиев

Вироника Степанова

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев