Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе Олы Солтан авылында вакытны файдалы итеп уздыралар

Олы Солтан авылы мәдәният йортында "Олы Солтан минем кече Ватаным" дигән темага әдәби музыкаль кичә уткәрелде.

Кичәне авыл мәдәният йорты җитәкчесе Люция Солтанова ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында Олы Солтан авылының кайдан килеп чыкканын бик тасвирлап сөйләде, ә Гөлия Вәлиуллина авылга карата чыгышын презентация аша аңлатты. Кичә Олы Солтан авылыннан бик күп шәхесләрнең сүзләренә язылган җырлары hәм шигырьләре белән үрелеп барды.

Аннан кичә авыл китапханәсендэдә дәвам итте. Мэдинә Нотфуллина авылым турында кызыклы хикәяләр укыды .Олы Солтан авылында 40 якын чишмәләр бар. Шуларның берничәсен Рәмилә Сөнгатуллина презентация ярдәмендә күрсәтеп аңлатып барды. Чишмәләр турында Гөлчәчәк Минвалиева жырлар башкарды. Кичәгә килүчеләр зур канәгәть хисе белән таралдылар.

Рәмилә Сөнгатуллина.

Олы Солтан авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев