Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе Олы Әшнәк үзешчәннәре Тулуш авылында кунакта булганнар

18 март кичендә без Олы Әшнәк авылы үзешчәннәре Тулуш авылына "Моңнар агыла туган якта" концерт программасы белән кунакта булдык.

Концертны хэзерләгән мизгелләрдә тамашачының күңеленә үтеп керерлек, яшьлек елларына алып кайтырлык үзенчәлекле итәсе килде. Шуңадыр да кичәбезне "Себерке бәйләү өмәсе" белән башлап җибәрдек. Эш белән бергә җыр-бию, уен көлкеләр дә булды.Туган авылыбызның тарих битләрен дә барлап алдык. Алан уртасында самовар кайнатып, учакта пешкән бәрәңге белән дә сыйландык. Залда утыручы өлкән яшьтәге апа- абыйларның яшьлеккә кайтуларын сиздем. Кичәбезне егет-кызларыбызнын (апайларның) моңлы җырлары, биюләре дәвам итте. Һәр чыгышны көчле алкышлары белән канатландырып торды тамашачыбыз. Концертны алып барганда, һәр шигырь юлын, һәр җырны тын да алмый тыңлап утыруларына сокландым. Чынлап та тамашачы гармун моңына, күңел түрләрен тибрәтерлек моңлы җырларыбызга сусавын сиздем! 2 сәгатьлек концерт бер тында үтеп китте. Барлык тамашачылар исеменнән Тулуш авылы мәктәбе директорының рәхмәт сүзләре безне тагы да канатландырып җибәрде. Димәк кичәбез тамашачы күңеленә үтеп керә алды. Тәмле ризыклар белэн хәзерләнгән чәй өстәле артында да концертта туган тойгылар белән уртаклаштык. Кабат очрашулар насыйп булсын дигән теләкләр белән үз авылыбызга юл тоттык. Шундый җылы каршы алулары өчен аларга кабаттан рәхмэт сузләре җиткерәсем килә!

Ләйсән Садриева.

"Концерт бик матур, күнелле утте, Нурзалия Исламованың гармунда үзе уйнап, җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдырды. Концертта катнашучыларга саулык сәләмәтлек, эшләрендә зур уңышлар, бәхетләр телибез. Илсур Зиннатов. Тулуш авылы".


--

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев