Балык Бистәсе мәдәният йортына балалар чыршы бәйрәменә җыелдылар ( фотолар)
Бүген район мәдәният йорты каршында "Балалар бәйрәмгә ашыга" исемле чыршы бәйрәме узды. Балалар һәм әниләр түземсезлек белән бәйрәм башланганын көттеләр. Шулчак Шамакай килеп чыкты.
Ул балаларны көлдерде, уйнатты, Яңа ел белән дә котлады. Чарага маймыл, зур гына әкият китабы тоткан "кар малай" да ашыкты. Тамашачы аларны сөенеп, шатланып каршы алды. Бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Шамакай янәдән кызыклы уеннары белән балаларны бер түгәрәккә җыйды. Кунакка "сары чеби" дә килде. Аның артыннан бүре, аю, куян, төлке дә калышмады. Алар белән бергәләп балалар уйнады, шаярды. Озакламый Кыш бабай белән Кар кызы үзләре дә күренде. Барысын да Яңа ел белән котлаганнан соң, Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли әйлән-бәйлән җырладылар.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев