Икенче югары белем алып йөрим, ТИСБИның юридик факультетында укыйм, бер атнадан сессия башлана. Укуы бик ошый, икенче һөнәрем җаныма бик якын. Гомер буе дөреслек яклы кеше булдым, үземнең, тугынннарымның хокукларын яклап яшәдем. Хәзер инде бу өлкәдә белемем дә булачак. "Болгар радиосы"нда баручы "Нокта" тапшыруына килгән хатлар, тапшыру вакытында сәгатенә 17-18 кешедән кабул иткән сораулар, атна дәвамында килгән шалтыратулар аша, халыкка бүген юридик ярдәм җитми дигән фикергә килдем. Гап-гади генә очракта да алар үзләренең нинди хокукка ия булулары турында белмиләр. Бу тапшыруны ачып бер дә ялгышмаганбыз.
Гаиләгә килгәндә, кызыбыз Сәлимә (4 яшь) көн дә концертлар куя, җырларны тиз ятлый, сәхнәне ярата, чыгыш ясарга атлыгып тора, бер дә оялмый. Сәет (11 яшь) 4 ел дәвамында спорт мәктәбендә йөзү белән шөгыльләнде. Һәр көнне иртәнге 6 дан 3әр сәгать йөзү баланың күңелен кайтарды, арыды. Хәзер бию белән шөгыльләнә. "Созвездие- Йолдызлык"та, башка конкурсларда катнашалар. Инглиз теленнән аерым дәресләр ала, соңгы вакытта укуы да гел "5" "4"ле генә, сөбханалла.
Нет комментариев