Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында нинди чара узган ?
12 нче апрель көнне Корноухово авылының "Теремкәй" балалар бакчасында мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангычында Космонавтика көненә багышланган бик күңелле һәм мәгънәле чара үткәрелде.
Иң элек балаларга Юрий Гагарин турында кыскача мәгълүмат бирелде. Әлеге чара балалар белән берәләшеп үзләре ясаган ракетада Галәмгә " барып кайтуга" юнәлдерелгән иде. Космоска күтәрелгәнче аларга шактый гына физик күнегүләр ясарга, Галәм турында әзме - күпме белемнәре белән уртаклашырга туры килде. Әлеге кичәдә балалар Галәмнең иксез - чиксез киңлекләрен "иңләп" Айда да, метеоритта да булдылар. Алай гына да түгел, аларга әле шактый озын булган ай сукмагыннан узарга да, тирә - якка чәчелгән төрле төстәге вак метеоритларны да җыярга туры килде. Космоста юлларында очраган чит планетада яшәүчеләрне күргәч тә, югалып калмадылар алар. Тиз генә кометага "әверелеп", очып та киттеләр.
Балалар өчен күңелле, мавыктыргыч чаралар еш булып тора авылыбызда. Миңа калса, шулай дөрестер дә. Чөнки балалар тарихны, бөек шәхесләребезне белеп, Балачак иленнән аерылмый үсәргә тиеш.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев