Балык Бистәсе бишек җырларында тибрәлде(фотолар)
Районыбызда инде менә берничә ел "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Әлеге оешма тәкъдиме белән районда гореф-гадәтләребезне торгызу, яңарту максатында шактый үтемле һәм кирәкле мәдәни чаралар үткәрелеп тора.
"Татар кызы", "Татар егете" бәйгесе булсынмы ул, халкыбызның милли җырларын барлау максатыннан оештырылган "Уйнагыз, моңлы гармуннар" фестивале булсынмы - һәрберсенең асылында әби-бабалардан калган мирасны барлап һәм саклап, яшь буынга җиткерү бурычы ята.
18 нче май көнне район мәдәният йортында "Онытылмасын бишек җырлары" дип исемләнгән фестивальнең йомгаклау өлеше булып узды. Фестивальнең төп максаты - татар гаиләсендә, балаларны тәрбияләүдә, телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калуда бишек җырларының һәм бала туу белән бәйле йолаларның башкарган ролен күрсәтү. Ул шулай ук үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, үсеп килүче яшь буынга милли матурллыкка омтылыш һәм татар халкының тарихи үткәненә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелде. Әлеге чарада 15 балалар бакчасыннан коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнашты. Олы Мәшләк авылыннан "Шатлык" балалар бакчасынннан баланың дөньяга килүен тасвирлаган "Фәрештәләр биюе" шәхсән миндә бу фестивальнең шактый уңышлы килеп чыгачагына өметләнерлек җирлек тудырды. Бала туу белән башланып киткән бәйрәм киче театральләштерелгән тамашаны хәтерләтте бу көнне. Чыгышлар берсеннән - берсе матур, тәрбияви һәм кабатланмас иде. Яңа Арышның "Әйлән - бәйлән" балалар бакчасы "Йортка бәби кайту", Балык Бистәсенең "Бәләкәч" балалар бакчасы "Бәбигә исем эзләү", Котлы Бөкәшнең "Дулык" балалар бакчасы "Балага исем кушу" һәм Балык Бистәсенең "Мишутка" балалар бакчасы "Бәбигә бүләк китерү" күренешләрен күрсәтеп, шаккаттырдылар. Ә Балык Бистәсенең "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исә тәрбиячеләре белән бергәләшеп әбиләренең күңел сандыгын барладылар. Күкинең "Кояшкай" балалар бакчасы, Югары Тегермәнлектән Ләйсән Габдуллина, Масловканың "Ягодка" балалар бакчасы, Котлы Бөкәшнең "Дуслык" балалар бакчасыннан Гөлия Мөхәрләмова, Күгәрченнең "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Лилия Кәримуллина, Түбән Тегермәнлекнең "Шатлык" балалар бакчасы, Балык Бистәсенең "Березка" һәм "Радуга" балалар бакчалары тарафыннан башкарылган бишек җырлары да һәркемнең күңеленә хуш килде. "Мишутка" балалар бакчасы коллективының мөнәҗәт башкаруын, Анатыш авылының "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүче Александра
Талакованың саф татарча итеп бишек җыры җырлавын залда утыручылар аерым бер кызыксыну белән күзәтте. Ә менә район башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге башлыгы Наталья Чернованың үз туган телендә матур итеп бишек җырын башкаруы күпләр өчен көтелмәгән чыгыш булгандыр, мөгаен. Оештыручылар тамашачыга башка милләт вәкилләренең дә бишек җырларын тыңлатырга һәм хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлатырга теләгәннәр. Катнашучыларның берсеннән - берсе матур һәм зәвыклы милли киемнәр, татар халкының йөзек кашы булган калфаклар киеп чыгыш ясауларын күрү икеләтә куанычлы хәл.
Алай гына да түгел, әлеге бәйрәмне тамаша кылырга килгән һәркем фестивальдә катнашучы коллективлар әзерләгән, халкыбызның мирасын, элеккеге гореф - гадәтләрен, элеккеге тормышын яктырткан күргәзмәләрне карап та хозурлана алды. Әлеге кабатланмас кичәнең кирәкле, тәрбияви һәм дә күркәм бәйрәм икәнлеген кунак булып килгән Фәйзрахман хәзрәт Сөләйманов та азсызыклап үтте. Үзенең чыгышында ул сабыйга күркәм һәм килешле, мәгънәле исемнәр куярга кирәклеген искәртте.
Кичә ахырында сәхнәгә күтәрелгән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садиков, Балык Бистәсе җирлеге "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова һәр катнашучыга, һәрбер тамашачыга ихлас рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен җиткереп, кичәнең иң дулкынландыргыч өлешен - бүләкләү тантанасын ачып җибәрделәр. Һәр коллектив җиңүче бүген, дисәләр дә, башкалардан үзләренең үзенчәлеге, оригинальлеге белән аерылып торган коллективлар да булды арада. Шулай итеп...
Кемнәр җиңүчеләр булдылар? Бу хакта газетабыз битендә урнашачак язманың тулы вариантын укып белә алырсыз.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев