Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балкыш

Әлеге язмама керешкәнче социаль челтәр битләрендә шактый эзләнергә туры килде. Резидә уйнаган рольләр, спектакльләрне карадым, иҗатына бирелгән бәяләрне күздән кичердем. Һәм тәвәккәлләдем...

Резидә Һадиуллина... Әлеге исем театр сәнгате дөньясына көтмәгәндә килеп керде кебек. Шаулап-гөрләп түгел, тыйнак кына үз агымы белән үтте ул. Һәр роле талант, профессиональ осталык белән тудырылган аның. 2010 елда "Алтын мөнбәр" мөселман киносы фестивалендә катнашып гран-прига ия булган "Бибинур" фильмын күпләр хәтерлидер. Анда яшь Бибинурны уйный Резидә. Һәм Казахстанда Евразия халыкара кино фестивалендә "Кино сәнгатендә яңа исем" номинациясендә җиңү яулый. Шушы ук фильм Германиядә үткән Халыкара фестивальдә дә катнаша.
Казанның Болактагы яшьләр театрында (Молодежный Театр на Булаке) уйналучы бик күп спектакльләрдә үз тамашачысын тапкан мөлаем карашлы, сөйкемле кызның тамырлары безнең районга тоташканын, бәлкем, күпләр белмиләрдер дә. Биографик юлларына күз салсаң әтисе Фәрит Һадиуллинның тумышы белән Котлы Бөкәштән булуын һәм Резидәнең дә туган авылы итеп шушы төбәкне атавын күрербез. Актриса белән корылган әңгәмәбездә дә тәүге сорау шул хакта булды.
-Мин, чыннан да, Котлы Бөкәшне туган авылым дип саныйм,-диде ул. - Алай дип әйтү өчен, минемчә, анда туу да кирәкмидер. Чөнки ул авыл минем өчен бик кадерле. Балачакның иң күңелле, гамьсез еллары шунда үтте. Әтиемнең әтисе дәү әтием (Газиз Һадиуллин-авт.) искиткеч кеше иде. Җор күңелле, тапкыр сүзле. Аның янында елмаюсыз яшәп булмас кебек. Матур итеп җырлый, юмор хисле. Дәү әнием белән бик матур гомер кичерделәр. Кызганыч, инде икесе дә вафат. Дәү әнием аш-суга гаҗәеп оста иде. Ул пешергән ризыкларның тәмен әле дә тоям сыман. Үсә төшкәч җәйләрен Балык Бистәсенә килгәләдем. Анда әтиемнең классташы яши. Алар бүген дә аралашалар, якын дуслар. Кама ярында дуслар белән бергәләп ял итүләр, су керүләрне һаман да сагынып искә алам.
-Сәнгать өлкәсендәге уңышларыгыз белән хәбәрдарбыз. "Бибинур" фильмында төшү сезне халыкка танытты. Бу хакта фикерегез ничек?
-Әлеге фильм минем карьерамда тәүге адымым булды. Мине хәзер бар җирдә дә таныйлар, беләләр диюем түгел, аның әһәмияте дә юк, әмма бу минем тормышымда яңа этапның башлануы иде. Фильмда катнашу минем киләчәгемә яңа көч, зур этәргеч бирде. Танылган режиссер Юрий Фетинг белән эшләү, Фирдәвес Әхтәмова кебек театр "йолдызлары" белән уйнауның җаваплылыгы гаять зур булды. Әмма без моны башкарып чыктык һәм уңышка ирештек. Халыкара "Евразия" кинофестиваленең "Кино сәнгатендә яңа исем" номинациясендә җиңү яулавым исә иҗатымның хак юнәлештә икәнен янәдән бер раслады.
-Э.Э.Шмиттның "14 писем к..." моноспектаклендә берничә рольне башкаруыгыз күпләрне таң калдырды. Нәтиҗәсе дә шатлыклы булды: 27 мартта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Тантана" театраль премиясенең «Дебют» номинациясендә бүләкләндегез. Моны ничек кабул иттегез?
-Үз халкым, тамашачым алдында шундый олы уңышка ирешкәнмен икән, моны иҗатымдагы яңа күтәрелеш, бәхет дип бәяләргә генә мөмкин. Әлеге номинациядә җиңүем белән мин коллективыма һәм безнең хезмәтебезне күреп гадел бәяләгән комиссия әгъзаларына рәхмәтлемен. Әлбәттә, һәр җиңү шатлык белән бергә җаваплылык та йөкли, тырышлык таләп итә.
Бүгенге язмышына мең рәхмәтле яшь актриса. Театрда эшләү, иҗат белән шөгыльләнү аңа җан рәхәтлеге бирә. Уңышлар да шулар барәбәренә яулана. Чөнки яраткан хезмәт кенә кешегә шатлык, бәхет китерә. Үз дигәненә ирешкән, гамәл дәфтәренә горурланып теркәлерлек образлар тудыра алган икән, бу инде хыялларының да чынга ашуы. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдашың булсын, Резидә!

Фәрвәз Каюмова

Фотосы: sobaka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев